“Урмай-Зәлидә” фестивален үткәрү көне билгеле
«Урмай – Зәлидә» фестивале конкурсы гаризаларны 1 февральдән кабул итә башлый. Фестиваль сигезенче ел рәттән Чувашия Республикасының Урмай авылында, Рамазан аеннан соң, май ае ахырында үткәрелә. Бу хакта Чувашиянең Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелегенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быелгы «Урмай – Зәлидә» фестивале «Кәрван мирас–4» социаль иҗади проекты нигезендә 2020 елның 28-30 маенда дистанцион рәвештә үтәчәк. Димәк, бәйгедә читтән торып та катнашырга мөмкин. Ул 1 февральдән 1 июньгә кадәр уздырыла. «Урмай – Зәлидә» фестивале Чувашия АССРның һәм ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлана. Төркия, Казахстан, Үзбәкстан илләреннән, Саха Якутия, Кабарда-Балкар, Татарстан һәм Идел буе төбәкләреннән катнашырга теләүчеләр бар», – ди оештыручы Фәрит Гыйбатдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев