Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» җырының авторы арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Кошман авылында яшәүче Нәсимә Абзалова арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Кешенең яшәгән һәр көне - үзе бер китап бите кебек. Нәсимә Абзалованың да гомер китабы бик калын. Тумышы белән җырларда җырланган Сарман якларыннан ул. Гаиләдә дүрт абыйсыннан соң көтеп алынган төпчек кыз. Ләкин иркәләнеп үсәргә туры килми аңа. Алар буынына тормышның авыр чоры туры килә. Өстәвенә, әтиләре Дәүләтхан абый сугыш кырында башын сала. Әниләре Мәгъсүмә апа балаларын берүзе аякка бастыра. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нәсимә шунда секретарь булып эшли. Аннан соң балалар йортында тәрбияче вазифаларын да үти. Яшь кызда белемен тагын да арттыру теләге көчле була. Ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Югары белемле яшь белгечне Кайбыч районы газетасына эшкә җибәрәләр. Беренче елны ул хатлар бүлеге мөдире, аннары җаваплы секретарь булып эшли. Кайбыч аның өчен бик якын төбәккә әйләнә. Чөнки ул биредә гомерлек насыйп ярын - Фәритен очрата. Мәхәббәткә корылган матур гаилә - Абзаловлар гаиләсе барлыкка килә. Редакциядәге эшен бик ярата Нәсимә апа. Ләкин 1962 елда, район Буага күчерелгәч, редакция ябыла һәм ул бу вакыйганы авыр кичерә. Янында ышанычлы тормыш иптәше булганга, кыенлыклар тора-бара онытыла. Шуннан соң язмыш Нәсимә Дәүләтхан кызын мәктәпкә алып килә, калган хезмәт юлын ул балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул укыткан укытучылар арасында аны өлге итеп алып, мөгаллим булып киткәннәре дә бар.
Нәсимә апа мәңгелеккә китеп барса да, аның якты истәлеге мәңге сакланыр. “Чәчкәләрнең нигә кирәге бар” җырының сүзләрен дә ул язган. Түбән Камада яшәүче композитор Илһам Хисмәтуллин әлеге шигырьгә көй иҗат иткән. Туксанынчы елларда популяр булган әлеге җырны ишетмәгән кеше сирәктер. Нәсимә апа аны Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында яратып тыңларга яраткан. Нәсимә апа Абзалованың «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дип исемләнгән китабы да дөнья күрде. Аның тышлыгын шагыйрәнең яраткан чәчәге пион бизи. Китапта 68 шигырь урын алган. Алар яшәү мәгънәсе, әнкәйне, туган җирне сагыну, мәхәббәт турында.  

Урының җәннәт түрләрендә булсын, Нәсимә апабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X