Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Узара салым буенча референдум уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтулинның Кайбыч халкына мөрәҗәгате

Бу атнаның якшәмбесендә районыбыз халкы кабат сайлау участокларына киләчәк. 18 ноябрьдә бөтен Татарстанда үзара салым җыю мәсьәләсе буенча җирле референдум узачак. Авылларны яшәтүгә, аны халык һәм хөкүмәт ярдәме белән төзекләндерүгә юнәлдерелгән үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Кайбычлылар анда алтынчы елын катнаша. Шушы еллар эчендә халкыбыз аның авыл өчен файдалы программа булуына инанды инде. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Референдум 17 авыл җирлегендә уза, барлыгы 32 сайлау участогы эшли.

Әлеге мөһим вакыйга уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкына мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар.
“Хөрмәтле кайбычлылар! Үзара салым акчасы авылларны төзекләндерү, җирле әһәмияттәге проблемаларны хәл итү өчен тотыла. Билгеле булганча, әлеге программа республика бюджетыннан да финанслана. Әнә шул ягы белән отышлы да инде ул: халыктан җыелган акчаның һәр бер сумына республика казнасыннан дүрт сум өстәлә. Моңа халык референдум юлы белән ризалык бирсә генә ирешергә мөмкин. Шуңа да безнең җирлектә теркәлгән 18 яше тулган барлык кайбычлыларның да референдумда актив катнашулары һәм үзара салым кертүгә ризалык бирүләре мөһим. Быел да авыл җирлекләрендә аның күләменең ничә сум тәшкил итәчәген һәр җирлек үзе билгеләде. Үзара салым өчен тавыш бирү – үз проб¬лемаларыбызны чишүгә ышанычлы адым. Бу программа гамәлгә кергәннән бирле Кайбычта авылларны төзекләндерү буенча гаять зур күләмдә эш башкарылды. Ул эре авылларны гына түгел, барлык кечкенә авылларны да колачлый.Үзара салым акчасына юл эшләре башкарылды, зират, су башнялары, кое, чишмә тирәләре, территорияләр, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәләре тәртипкә китерелде, алар өчен төзелеш материаллары кайтарылды, яңалары сафка басты, урам утлары, суүткәргечләр ремонтлана, гидрантлар урнаштырыла, елга аша күперләр, балалар мәйданчыклары төзелә, су мәсьәләсе уңай хәл ителә. Халкыбызның үзара салым акчасы җыюга җаваплы һәм ышаныч белән каравының матур нәтиҗәсе бу. Үзебез яшәгән авылны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертеп, туып-үскән җиребезне яратуыбызны да күрсәтәбез әле без.
Иң мөһиме – үзара салым акчасына кайсы авылда нинди эш башкарырга кирәклеген авыл җирлекләрендә ел башында узучы җыеннарда халык үзе билгели. Барысын да бергәләп әнә шул җыеннарда хәл итәбез. Ә җирле үзидарә органнарының бурычы – территориянең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү, халыкның яшәеше, көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру, тормыш шартларын даими камилләштерү.
Үзара салым программасының 2019 елда да дәвам итүенә шатланырга гына кирәк. Димәк, авылларны төзекләндерү дәвам итәчәк, җирлек әһәмиятендәге башка күләмле эшләр гамәлгә ашырылачак, ә хөкүмәт кабат, без биргән акчаларга өстәп, миллионлап ярдәм итәчәк. Әнә шул миллионнарны кулдан ычкындырмас өчен, 18 ноябрьдә референдумда актив катнашыйк һәм үзара салым кертүгә ризалыгыбызны бирик!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X