Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Вируслы йогышлы авырулар белән авырганда иммунитетны ныгыту өчен тәкъдим ителә торган туклану

Организмның гомуми көчен саклау һәм авыруларга каршы торуны арттыру, интоксикацияне киметү, югары температураның һәм урын-җир режимының ашказаны-эчәк трактына тискәре йогынтысын кисәтү өчен, барыннан да элек май һәм углевод, азрак дәрәҗәдә аксым хисабына калориясе киметелгән рацион киңәш ителә.

Шәхси оптималь туклану рационын тәэмин итү өчен аксымның сыйфат һәм сан ягыннан составын да исәпкә алырга кирәк. Аксым югары дәрәҗәдә үзләштерелә торган азык-төлеккә – ит, кузаклылар, балык, кош ите, йомырка һәм сөит ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Азык җепселләре, витаминнар, минераллар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, әче сөт ризыклары, омега-3кә бай булган балык ризыклары, җитен мае, борай ярмалары тәэмин ителешен дә исәпкә алырга кирәк. Су-электролит балансын тулыландыру өчен көненә 2 литрга кадәр эчемлекләр (су, татлы чәй һәм компотлар, морслар) куллану тәкъдим ителә.

(ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев