Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

WorldSkills флагы эстафетасы бүген Кайбыч районына килеп җитте

Эстафета милли бәйрәмебез Сабан туе көненә туры килде, шуңа да аларны мәйдан түрендә бар мәйдан алкышларга күмеп каршы алды.

Белгәнегезчә,VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы ябылу тантанасы кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары буйлап үтәчәк WorldSkills флагы эстафетасының финал этабына старт биргәннәр иде. Кайбыч халкын Президентыбыз исеменнән котларга килгән Татарстан Республикасы социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе Валерий Кандилов WorldSkills флагының төрле чит илләрне үтеп Татарстанга килеп җитүе турында әйтте. Һәрбер илдә флагка ул илләрдә узган ярышларның логотиплары төшерелде. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин флагка Кайбыч гербын беркетте. "Кайбыч үзенең WorldSkillsта җиңү яулаган егет-кызлары белән горурлана,- диде ул.-Аларны Сабантуйга да чакырдык." 


2017 елда Гарәп Әмирлекләрендә узган ярышларда «Суыткыч техникасы һәм җилләтү» компетенциясендә зур җиңү яулаган Вадим Поляков - Кайбыч районы егете. Олы Кайбыч мәктәбенең тугызынчы классын тәмамлагач, Казан шәһәрендәге механика-технология техникумында «Суыту һәм компрессорлау җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча укыган Вадимның республика күләмендә генә түгел, ә Россия, Европа, дөнья буенча танылуы кайбычлылар өчен аеруча зур горурлык. Ул Абу-Дабида 2017 елда узган 44 нче WorIdSkills Competition дөнья чемпионатында алтын медальгә лаек булды һәм дөнья чемпионы булып калды. 2016 елда Швециядә һөнәри осталык буенча үткәрелгән бишенче «Ворлдскиллс- 2016» чемпионатында да алтын медаль яулаган һәм Европа чемпионы булган иде ул. Былтыр Көньяк Сахалинда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI милли чемпионатының финалында «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясе буенча якташыбыз, Морат авылыннан Вероника Салатова чемпион булды. Узган ел Казандагы төзелеш көллиятендә укучы Кече Мәме авыл егете Адель Гобәйдуллин “Яшь һөнәрчеләр” чемпионатының Казанда узган төбәк чемионатында төзелеш эшләре комптенциясе буенчса өченче урынга чыккан иде. Быел Казанда 20-24 май көннәрендә узган VII “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының финалында безнең якташыбыз – Кече Подберезье авылында туып-үскән Алексей Агафонов та катнашты һәм-Татарстан җыелма командасының бронза призеры булды. Алексей Казандагы төзелеш көллиятенең икенче курсында укый. Ул чемпионатта стенага плитка ябыштыру буенча осталыгын күрсәтә һәм җиңүгә ирешә. Әлеге җиңү артында зур тырышлык, максатчанлык ята. WorldSkills флагы эстафетасы бүген Кайбыч районына килеп җитте. Эстафета милли бәйрәмебез Сабан туе көненә туры килде, шуңа да аларны мәйдан түрендә бар мәйдан алкышларга күмеп каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев