Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәер, сыңар гына булса да, җиргә үзең басып йөрү нинди зур бәхет икән ул!

Халык арасында әле дә каһәрләнеп телгә алына торган Суслонгер хәрби лагерына барып эләгә әткәй.

Ярый әле янына азмы-күпме азык-төлек төяп, абыйсының кызы Хәбирә килгәләп йөри. Солдатлар ачлыктан һәм төрле авырулардан кырылалар бу лагерьда. Ай саен комиссия. Яраклы дип табылганнар фронтка озатыла. Менә бервакыт Исмәгыйльгә дә чират җитә.

Алты бала атасы булуын исәпкә алганнардырмы, әллә инде Суслонгерның вәхши шартларында яшәп, шактый ук бетәшкән булганмы, алгы сызыкка түгел, Казанга "трудармия«гә җибәрәләр аны. Биредә дә ай саен комиссия үткәрү тәртибе бар икән: яраклыларны алгы сызыкка озата торалар. Шулай итеп әткәйгә дә чират җитә.

Исмәгыйль солдатның өчпочмаклы хатлары еш килеп тора. Әнә шул хатларның берсендә ул үзенең Смоленск тирәсенә эләгүен, алгы сызыктан 20-30 чакрымда гына булуын, үзбәк егетләре белән бергә туры килүен хәбәр итә. Шунда командирлары аңа: «Рәхмәтуллин, боларга хет өйрәт, хет өйрәтмә, барыбер русча берни аңламыйлар, давай, син пулеметны ал әле!» — ди. Исмәгыйль берничә көн эчендә шушы дәһшәтле корал белән эш итәргә өйрәнә. Лента биреп торучысы да, алып торучысы да — үзбәк егетләре.

Көннәрнең язга авышкан чагы. Бу инде 1944 ел, фашистларны куа торган вакыт. Каты бәрелеш башлана. Дошман зәһәрләнеп ут яудыра. Үзбәк егетләренең икесе дә һаләк була. Нәкъ шул чакта патроннар тартмасына пуля тиеп, шартлау яңгырый. Исмәгыйль каты яралана. Үкчәсе һәм кулындагы бер бармагы өзелеп, шаулап кан ага. Солдат, пулеметының калканына ята да, белгән догаларын укый башлый, туган йортымны, сөекле хатынымны, балаларымны бер генә күрсәм дә, үлсәм дә үкенмәс идем, дип, Ходайга ялвара. Сугыш кызганнан-кыза бара, баш очында гына пулялар сызгырыша. Исмәгыйльгә яралы аяк-кулын кысып тоткан хәлдә кар өстендә төнгә чаклы ятарга туры килә. Менә, ниһаять, җир өстен караңгылык каплый. Сиздермичә генә үзебезнекеләр янына чигенергә мөмкин, димәк. Әмма аяклар тыңламый, итек эче тулы кан. Кар өстеннән төне буе шуыша яралы солдат. Таң алдыннан аны күрше частьның санитарлары табып ала.

Тагын берничә көннән Бәрлебашына Исмәгыйльнең сугышчан дусты, шушы авыл егете Галиәсгардан хат килеп төшә: «Исмәгыйль сугышка кереп китте. Соңыннан яралылар арасыннан да эзләп карадым, күренмәде, үлеп калган, ахры», — дип яза ул.

Галиәсгар белән Исмәгыйль авылдан бергә чыгып китәләр, Суслонгерда да бергә булалар. Галиасгар өлкән лейтенант дәрәҗәсе ала, аңа яшь солдатларны сугышка өйрәтү бурычы куела. Шуңа күрә ул әлеге канлы бәрелештә катнашмый. «Исмәгыйль абый, сине иртәгә передовойга тыгалар, миңа әлегә приказ юк, әллә соң, гариза язып, бергә китикме?» — ди ул, авылдашын сугышка озаткан чакта. «Ник ашыгасың, Галиәсгар, үлергә ашыкма, бәлки әле гел калдырырлар да», — дип киңәш бирә аңа Исмәгыйль. Әлеге вакыйгадан соң озак та үтми, авылга Галиәсгарның яу кырында батырларча һаләк булуы турында хәбәр кайтып төшә. Аның нәселен дәвам иттереп Тукай исемле улы кала...

Исмәгыйльне исә Иркутский шәһәрендәге госпиталь табиблары аякка бастыралар. Бер аягына. Хәер, сыңар гына булса да, җиргә үзең басып йөрү нинди зур бәхет икән ул!

— Әти кайтканда 1944 нең печән өсте иде, — дип искә ала әтиебез. Июнь ае, җәйнең бик матур чагы. Халык атауда печән чаба. Мин Закир абый белән бергәләп, атка атланып сукага чыгып барам. Шулчак печәнчеләр ягыннан килгән тавышлар җәлеп итте, чалгыларын пакоска кадап, авылга таба килүче бер ат ягына таба йөгерәләр болар. Алар әткәйне танып алганнар икән. Ул вакытта Колангы станциясе юк бит әле. Әткәйне өлкән лейтенант погоны таккан шәфкать туташы Иркутскийдан Урмарга кадәр поезд белән алып кайткан, аннары үзебезнең авылга озата килгән — тәртибе шундый. Авылдан-авылга атларны алыштыра-алыштыра кайтканнар Урмардан...

Һәр тарафта үлем сагалап торган сугыш юлларының бөтен авырлыкларын кичеп, сәламәтлеген югалтып кайткан ата белән аның яшь тай кебек болыннарда уйнап йөрер чагында, буыннары да ныгып җитмәстән, авыл хезмәтенә ат урынына җигелгән улы атауда очрашалар. Күзләргә яшь эленә. Тик елашып-зарланышып ятар чак түгел шул, әтине кырда эш көтә, авылда фронт сызыгы иген басулары аша үтә. Шулаен шулай да, әмма монда бит ничәмә-ничә еллар бер күрешүгә зар-интизар булып көткән әткәсе кайткан. Аны ташлап китү дөрес булырмы? "Мин китәргә кайтмадым, улым, — ди шулчак Исмәгыйль, малаеның икеләнеп торуын күреп. — Эшеңне кара, аннары барысын да иркенләп сөйләшербез..."(Әтиебез Ильгизәр истәлекләреннән алынды).

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйПолкТатарстана
#БессмертныйПолк2024
#ГодСемьи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев