Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хаталар сабак булырмы?

Закон ата-аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли.

Шуны тоймыйча, начар гадәтләрне үз итүчеләр, шешә белән дуслашучылар һаман да очрап тора шул. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында аларның тәртибен карадылар.

Хәзерге заманда балалар тәрбияләү җиңел түгел. Алар үскән саен, җаваплылык та арта бара. Эчкечелек, наркомания кебек афәтләрдән йолып калу, бу начар гадәтләргә тискәре караш булдыру сорала. Моның өчен, беренче чиратта, үзең үрнәк булырга кирәк, чөнки бала әти-әнисен кабатлый. Комиссия каршына килеп баскан биш бала анасына да шуны төшендерергә тырыштылар. Тик соң түгел микән инде? Әниләре эчеп, игътибар җитмәү аркасында баласы сәбәпсез дәрес калдырырга гадәтләнгән, иң кечкенәсе начар сүзләр әйтергә өйрәнгән. "Туры юлга басмасаң, балаларың бәйдән ычкына бит. Ник эчәсең? Нигә беркайда да эшләмисең? Эш белештеңме? Үзең бармасаң, ул синең яныңа килми бит!«,—дигән сүзләргә дә исе китмәде аның. Эшкә йөрмәвенең сәбәбен «Оланнарны карарга кирәк бит!» дип аңлатты. «Карамыйсың шул, спиртлы эчемлекләр кулланмасаң, гаиләдәгеләреңне иртән кайнар ризык пешереп озатсаң, кич белән шул рәвешле каршы алсаң, эшләмәсәң дә сүз әйтүче булмас иде. Юк шул, эчәсең. Төп сәбәп тә — эшсезлектә. Мондый әнинең абруе калмый, аек ир дә шешәгә үрелә», — дип аңлаттылар аңа. Кичекмәстән үзен кулга алырга, эчкечелектән дәваланып, эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр.

Дәвалану дигәннән, ике кечкенә баласы булган икенче бер ана ничә тапкыр дәваланырга баруын хәтерләми дә инде. Иренең сәламәтлеге какшап, урынга калса да, бу хатын спиртлы эчемлекләр куллануын дәвам итә. «Сиңа балаларың кирәкме?» —дигән сорауга «Кирәк!» дигән җавап ишетелде. «Алайса сайла — я хәмер, я балалар! Алар исерек әни белән үсәргә тиеш түгел!», — дип, аңа кабаттан дәвалану шартын куйдылар.

РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 5.35 маддәсе буенча, ягъни ата-ана вазифасын тиешенчә үтәмәгән өчен тагын бер беркетмә шушы хатынның авылдашына төзелгән. Бу ата спиртлы эчемлекләр белән мавыкмый, эшли, утырышта аның тугыз яшьлек улының тәртибе каралды. Баласы уналты яшькә җитмәү сәбәпле, административ җаваплылыкка ул үзе тартылган. Хәл болайрак була: урамнан музыка кычкыртып барган 19 яшьлек егетне күреп, бу бала аңа кисәтү ясаган. «Берничә тапкыр әйттем, ул мине тыңламады. Шул ачудан мин аның дәү әнисенең йортының тәрәзәсен ваттым», — дип аңлатты малай. "Син үзеңне контрольдә тотарга һәм кылган гамәлләрең өчен җавап бирергә тиеш",— диде аңа комиссия рәисе Фәния Петухова. Бу баланың әтисенә ватылган тәрәзәне алыштырырга туры киләчәк.

Унҗиде яшьлек икенче бер үсмер РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 20.20 маддәсе буенча, ягъни тулай торакта алкогольле эчемлек кулланган өчен җавап тотты һәм үкенүен белдерде. Ул тиешле җәзасын алган — уку йортының тулай торагыннан куылган, өстәвенә, комиссия штраф түләргә дигән карар да чыгарды.

Хаталардан беркем дә азат түгел. Барыбыз да абынырга, ялгышырга мөмкин. Иң мөһиме, ул хаталар сабак булсын һәм бүтән кабатланмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев