Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәтирәләр...

-

1941 елда миңа 9 яшь иде, — дип сөйли иде әтиебез Илгизәр.- Сугыш башланып ике ай үткәч, әткәйне дә алып киттеләр, мин шул көздә укырга кердем.

Бер-бер артлы еллар уза тора. Нәни чагыннан ук буразна арасына кергән Илгизәр әтиебез дә ир-егет булып өлгереп җитә. Башта Бәрлебашының татар ягында урнашкан дүртеллык мәктәпне, аннары Кайбычка йөреп, җидееллыкны тәмамлагач, җиң сызганып колхоз хезмәтенә керешә. Сабый чагыннан ук атка мәхәббәт саклап үскән егет, атлы эшкә керә. Ул елларда сукалау, тырмалау, чәчү — барысы да ат белән башкарыла бит әле.

Шул арада армияга чакыру килеп төшә. Яшьтән чыныгып ныгыган егетне Балтыйк флотына җибәрәләр. Бил тиңентен Бәрле суында коенып үскән авыл малае өчен диңгезче булу — үзе бер дан, әлбәттә. Тик шунысы бар: туган нигезеңннән аерылу 5 елга сузылачак — ул заманда срок шундый. Бәхетенә, нәкъ шул тирәдә СССР оборона министры итеп данлыклы полководец Г. К. Жуков билгеләнә, һәм ул флотта хезмәт итү вакытын 4 елга калдыра. Хәрби хезмәттән типсә, тимер өзәрлек гайрәт туплап кайткан егет туган авылында "корыч айгыр"лар иярли. Шөкер, армиядән ул тракторчы һөнәрен дә үзләштереп кайта. Бераз алгарак китеп әйтик, әтиебез гомере буе эшен яратып башкара, ДТ-74, КДП, МТЗ-80, Т-70 тракторларында эшли, механизаторлар арасында барган ярышларда гел алдынгы була, 1992 елда лаеклы ялга чыкканчы шушы хезмәтеннән аерылмый.

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйПолкТатарстана
#БессмертныйПолк2024
#ГодСемьи

 

 

 

 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев