Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалак авыл җирлегенең халык җыены узды

Районыбызда халык җыеннары дәвам итә. Аларның чираттагысы, Ябалак авыл җирлегенең отчет җыелышы пәнҗешәмбе көнне Кече Кайбыч мәдәният йортында узды.

Биредә шулай ук, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы, Ябалак авыллары халкы, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, районның төрле оешма, учреждение, предприятие җитәкчеләре дә катнашты.
Җыен башланыр алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Халык җыенын алып барган авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина халыкны чакырылган кунаклар, көн тәртибе белән таныштырды. Бәрлебашы төп мәктәбе директоры Сергей Лазарев, Кече Кайбыч башлангыч мәктәпе, “Сандугач” балалар бакчасы комплексы мөдире Фәнзилә Вахитова, Кече Кайбыч авылы фельдшер- акушерлык пункты мөдире Гүзәлия Сабирова, Бәрлебашы күпфункцияле үзәге директоры Гүзәл Өметбаева, Кече Кайбыч авыл китапханәсе мөдире Рузалия Гыймаметдинова, авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе Рәшит Зиннуров, полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары начальнигы Альберт Шәфиев 2018 елда үзләре башкарган эшләргә тулы анализ ясадылар. 
Чыгыш ясаучыларга халык тарафыннан сораулар да бирелде. Алар мәктәп автобусы йөрешенә, авыл эчендәге чишмәләрне чиста тотуга, пай җирләре өчен түләүгә, мәчеткә су кертүгә бәйле иде. Җыен барышында әлеге сорауларга тулы җаваплар бирелде. 
Мөслимә Гыйззәтуллина отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында 2018 елда җирлектә башкарылган барлык эшләргә, аларга күпме чыгымнар тотылуына тулы анализ ясады. Аның әйтүенчә, 2018 елда үзара салым акчасына башкарылырга тиешле эшләрнең барысы да үтәлгән, чишмәләр ремонтланган, балалар мәйданчыклары төзелгән, авыллардагы кайбер урамнарга вакташ юллар салынган. Юллар салу, зират тирәсен тотып бетерү һәм башка эшләр 2019 елда да дәвам итәчәк. Авыл җирлегендә салымнар җыю эшенә зур игътибар бирелә. Шулай да, 22 кешенең җир, милек, транспорт салымы буенча бурычлары калган. Районда 2018 елда каты көнкүреш калдыкларын капчыклар белән җыю кертелде, Ябалак авыл җирлеге буенча 21 гаилә моның өчен түләүдән баш тарткан. Моңа район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ризасызлыгын белдерде.
- Көнкүреш калдыкларын капчык белән җыю республикабызның берничә районында, шул исәптән Кайбычта кертелде. Шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинга бу эшкә алынганы өчен рәхмәт кенә әйтергә кирәк. Бу эш җиңел, табыш китерә дип уйлаучылар ялгыша. Лицензияләрен, башка бик күп документларын туплау өчен ул шактый суммада акчасын кертте, район буенча авылларда йөрергә күпме ягулык, транспорты кирәк. “Бездә чүп юк”, - диючеләргә мин ышанмыйм, димәк алар аны кайда булса да читкә түгәләр, моны ачыкларга кирәк, - диде. 
Мөслимә Фәритовна үз чыгышында шулай ук авыл хуҗалыгы, халыкның мәшгульлеге, электр энергиясе, су белән тәэмин итү, үзара салым буенча кайсы авылдан күпме акча җыелуы, аларның нинди максатларга тотылуы, 2019 елда үзара салым акчасына нинди эшләр башкарылачагына, төзекләндерү, демографик хәл, сәламәтлек саклау, мәгариф, яшьләр белән эшләү, социаль хезмәт күрсәтү һәм башка мәсьәләләргә тукталды. Ул авыл җирлеге буенча төрле чаралар үткәрү, ремонт эшләре башкару һәм башка эшләрдә ярдәм күрсәткән авылдашларына олы рәхмәт сүзләрен ирештерде. 
Җыенда йомгаклау сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. 
- 2018 ел безнең район өчен начар ел булмады. Шулай да, авыл хуҗалыгында һава шартларына бәйле рәвештә, көтелгән уңышны җыеп ала алмадык. Үткән елда Ябалак авыл җирлегенең эшчәнлеген уңай дип бәялим. Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле авыл җирлекләренең конкрет эшләре күренә башлады. Кайбер кешеләр фикеренчә, авыл җирлекләре үзара салым акчасын үз кирәкләренә файдалана. Ләкин, әлеге акчаларның нинди максатларга кулланылуы тикшерү органнары контролендә. Тулаем алганда, авыл җирлекләре үзләре өстенә алган йөкләмәләрне вакытында үтәп килә. Салымнарның вакытында тәүләнелмәве авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының бераз тоткарлануына да бәйле, билгеле. 2019 елда да авыл җирлеге эшчәнлегенә уңышлар теләп калыйк. Республика программалары киләсе елда да эшләячәк, димәк районда да төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев