Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалак авылында Сабан туенда абсолют батыр ачыкланды

Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәштә Кайбыч, Апас, Чувашиянең Батыр райныннан нык беләкле ир- егетләр, мәктәп укучылары бил алышты.Апас районыннан үз заманында республикада танылган көрәшче – Ринат Гыйламов көрәшне гадел хөкем итте.

Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды 
Укучылар 50 килограммга кадәр һәм аннна югарырак үлчәү авырлыкларында көрәште. 
Анда Кече Кайбычтан Инсаф Низаметдиновка тиңнәр булмады. Кошман авылыннан Алмаз Закиров икенче урынга чыкты. Кече Мәмедән Виктор Самарский өченче урында. 50 килограммнан югарыраклар арасында Кече Мәме авылы егетләренә уңыш елмайда. Беренче - икенче урыннарны Александр Рыбаков, Владимир Синягин алды. Апастан килгән Азамат Мөхәммәтҗановка өченче урын бирелде. Укучылар арасында абсолют батырны билгеләү өчен келәмгә Александр Рыбаков белән Инсаф Низаметдинов чыкты. Инсаф, көрәшеп тормыйча гына, җиңүне Александрга бирде. Шулай итеп, төп приз – тәкәне Александр Рыбаков алды. 
Ир- егетләр 75 килограммга кадәр һәм аннна югарырак үлчәү авырлыгында чыгыш ясады. 75 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Апастан Рафаэль Хәсәнов иң җитезе булып чыкты. Кече Мәмедән Денис Старшов белән Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин икенче- өченче урыннарда. 75 килограммнан югары үлчәү авырлыгында көрәш аеручы кискен барды. Шулай да район Сабан туеның баш батыры Владимир Токсаров үзенең иң оста көрәшче икәнлеген тагын бер кат раслады. Икенче урынны Чувашиянең Шыгырдан авылыннан килгән Рамис Кардонов яулады. Батыр районы егете Наил Хәсәновка өченче урын бирелде. 
Ябалак Сабан туеның баш батыры исеме өчен Владимир Токсаров һәм Рафаэль Хәсәнов арасында көрәш барды. Матур көрәш алымнары күрсәтеп, Владимир Токсаров җиңү яулады һәм абсолют батыр исеменә, символик приз – тәкәгә ия булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев