Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ябалак җирлегендәге Сабан туенда 11 ат ярышты

Сабан туеның иң мавыктыргыч мизгелләре – ат чабышы.

Сабан туенда барлыгы 11 ат катнашты. 
Беренче заездда 6 ат җитезлектә ярышса, икенчесендә старт сызыгына 5 ат басты. Һәр ике заезддан да финалга икешәр ат чыкты. Беренче заездда Олы Урсак авылыннан Илһам Кәримов җиңү яуласа, Олы Кайбычтан Рамил Закиров атында Даниил Алексеев икенче булып килде. Икенче заездда район Сабан туенда җиңүгә ирешкән Ирек Фәхриев беренче килде. Аннан беразга гына калышып, Кошманнан Динар Хәмидуллин икенче урынны яулады. 
Финалда катнашучы дүрт ат арасыннан Олы Урсак егете Илһам Кәримов иярләгән ат барыннан да җитезрәк булып чыкты. Икенче, өченче урыннарны Динар Хәмидуллин белән Даниил Алексеев бүлеште. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X