Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Янгын сүндерүчеләр кайбычлыларга янгын турында хәбәр итү җай-ланмалары урнаштырырга тәкъдим итә

«Бурдан кала, уттан калмый», – дигән татар халык мәкале барыбызга да яхшы таныш.

Әмма, ни кызганыч, янгыннар вакытында гомер буена җыйган бар мөлкәтең мизгел эчендә юкка чыга, ул кешеләрнең тереләй янып үлүенә, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алуына китерә. Һәр шимбә саен Татарстанның Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видео режимында узучы киңәшмәдә дә бу мәсьәләгә җитди әһәмият бирелде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин чыгышыннан күренгәнчә, быел республикада чыккан 5021 янгын вакытында 115 кеше фаҗигале рәвештә һәлак булган һәм бу 2018 ел белән чагыштырганда 14,5 процентка күбрәк. Безнең районда да Иске Тәрбит авылында әле күптән түгел бер кеше утта янып үлде.

Узган шимбәдә планеркадан соң үткәрелгән җыелышта Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев та салкын кышларга кергәндә янгыннардан саклану темасының көн кадагында торуына басым ясады.
– Янгын көтмәгәндә килеп чыга һәм аңа китергән сәбәпләр күп төрле. Моңа электр да, мичләрнең төзексезлеге дә сәбәпче булырга мөмкин. Эчкечелек тә еш кына упкынга илтә. Эчкән килеш өйдә тәмәке тарту, йоклап китү, сүндерелмичә калган тәмәке төпчегеннән ут кабып, күпме янгын күзәтелүен, никадәр кешенең гомере өзелүен төгәл генә әйтүе дә кыен, – диде Илдар Илгизәрович. – Янгыннарны булдырмауда янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштырырга тәкъдим итәм. Ул янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында куела. Дөрес, районда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрнең күбесенә андый автоном җайланмалар урнаштырылды инде. Ләкин ул һәрбер йортта булсын иде. Аның бәясе дә кыйммәт түгел, бер аппарат якынча 250 сум тирәсе тора. Әмма шушы кечкенә генә датчик кеше гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә. Аның белән тәэмин итүне  авыл җирлекләре аша үзебез оештырырга да риза. Районыбыздагы мәктәптә янгын турында хәбәр итү җайланмалары хакында сөйләгәч, бер педагог аны үз өенә куйдырган. Көннәрдән бер көнне ул Казанга җыелышка чыгып киткән. Бераз вакыт узгач, шул җайланма көчле тавыш чыгара башлаган. Бу тавышны ишетүгә, күршеләре янгын сүндерү частенә шалтыраткан һәм янгын сүндерүчеләр килеп тә җиткән, өйнең көлгә әйләнүенә юл куймаганнар. Югыйсә, киресе дә булырга мөмкин иде бит. Соңыннан ул укытучы, безгә шалтыратып, рәхмәтен дә җиткерде. Бу җайланма төтенгә шунда ук реакция бирә. Бер елны Олы Подберезье авылында салырга ярата торган гаилә яшәүче йорт янды. Өйләренә янгын турында хәбәр итү җайланмасы да куелган иде, әмма никтер эшләмәгән. Соңыннан ачыкланганча, алар өйдә тәмәке тарткан, теге аппаратның даими кычкыруыннан туеп, аның батареясын алып атканнар.
ТР Президенты видеода хәбәр иткәнчә, социаль якланмаган гражданнарга янгын турында хәбәр итү җайланмасы бюджет акчасына урнаштырыла.
Җыелышны алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин янгыннар темасының гомер-гомергә актуаль булуын белдерде.
– Янгын чыгуын белдерүче бу җайланманы без, иң беренче чиратта, балалары булган “авыр”гаиләләргә куйдырттык. Ә хәзер аны районда яшәүче һәр кешенең йортына куйдырырга кирәк, дигән инициатива белән чыгабыз. Мин аны үзем яшәгән йортка да куйдырачакмын.
Мисалга Саба районында әле күптән түгел генә булган бер янгын очрагын китерделәр. Иртәнге чәй вакытында йортның икенче катында янгын чыккан һәм ялкын телләре өйне камап алган. Нәтиҗәдә, йорт хуҗасы бик каты пешүдән вафат була, хатыны белән баласын сырхауханәгә озаталар. Янгын турында хәбәр итүче җайланма куелган булса, бәлки кеше гомеренә юл да куелмас иде...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев