Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ясалма орлыкландыру операторлары өчен уку үткәрелде

“Гөбенә” агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлекчәсендә район хуҗалыкларындагы ветеринария врачлары, зоотехниклары һәм ясалма орлыкландыру буенча операторлары өчен укулар оештырылды.

 Аның теоретик өлеше Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында булды. Әлеге чара авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, районда селекция- нәсел хезмәте начальнигы Илзирә Идиятуллина катнашында узды. Укуны “Элита” Баш нәсел предприятиесе җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнис Кәбиров һәм маркетинг хезмәте начальнигы Рәйхан Бәйрәмов алып барды. 
- Безнең максат – хуҗалыкларда нәсел эшен йөз процент ясалма орлыкландыруга күчерү. Чөнки әлеге процесс вакытында һәр сыерга аерым эш инструментлар кулланыла, шуңа күрә малларның төрле авырулар йоктыруына юл куелмый. Сыерларны үгез белән каплатканда, лейкоз авыруы таралу ихтималы бермә-бер арта. Хәзерге вакытта Кукмара, Актаныш, Әтнә, Балтач районнарында сыерларны тулысынча ясалма рәвештә орлыкландыралар, шуңа күрә бу районнарда малларның продуктлылыгы да югары, - диде Фәнил Васыйлович. 
Ул сыерларны каплату өчен нинди уңай факторлар булырга тиешлеге турында сөйләде. Аның әйтүенчә, сыерларның теләккә килү вакытын төгәл билгеләп, вакытында каплатсаң, бозау да, сөт тә, ит тә булачак. Иң мөһиме – бу эштә һәр нәрсә исәптә булырга тиеш. Каплатыла торган сыерларның 400- 420 килограмм авырлыкта булуы шарт. Каплату алдыннан сыерларга бары сыйфатлы азык ашатырга кирәк, чөнки составында токсиннар булган азык ашаса, сперма үләчәк. 
Укуларда катнашучылар өчен видеофильм күрсәттеләр. Фәнил Кәбиров шәхси секторда сыерларны каплату тәртибе турында сөйләде. 
- Республиканың кайбер районнарында шәхси сектордагы сыерларны каплату буенча үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр эшли. Монда да бу эшкә алынырга теләүчеләр булса, без ярдәм итәргә әзер, - диде ул. 
Укуларның практик өлеше Хуҗа Хәсән авылындагы фермада дәвам итте. Биредә Фәнил Кәбиров һәм Рәйхан Бәйрәмов эш барышын практикада күрсәттеләр. Теләге булганнар ясалма орлыкландыру процессын үз куллары белән эшләп карадылар. 
- Һәр елның февраль яисә мартында терлекчелек белгечләре һәм ясалма орлыкландыру операторлары өчен укулар оештырабыз. “Элита” җәмгыятенә укулар оештыруларын үтенеп, заявка бирәбез. Узган ел укулар “Туган як – Агро” хуҗалыгы базасында булган иде. Хәзерге вакытта районда, ветеринария берләшмәсе белгечләрен дә кертеп, 21 ясалма орлыкландыру операторы эшли. Шәхси секторда сыерлар тотучылар да малларын каплату буенча аларга мөрәҗәгать итә ала, чөнки мондый ысул сыерларның лейкоз белән авыруына юл куймый, - диде Илзирә Идиятуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев