Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Язгы чәчүдә катанашкан игенчеләр Сабантуенда хөрмәтләнә

Игенчеләребез язгы кыр эшләренә атна-ун көнгә соңга калып керешсәләр дә, аны вакытында, уңышлы тәмамладылар.

Җир куенына салынган орлыклар ничек тишелгән соң? Шушы көннәрдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә “Дубрава” җәмгыяте директоры Юрий Осипов, филиаллар директорлары, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнары белән берлектә уҗымнарны карап чыкты. 
“Дубрава” җәмгыятенең өч филиалындагы, хуҗалыклардагы барлык басуларны карап чыкканнан соң, Альберт Илгизәрович “Подберезье” хуҗалыгы иген басуларының яхшырак хәлдә булуын билгеләп үтте. Үткән елларда без “Подберезье” хуҗалыгын еш кына тәнкыйтьли идек. Соңгы берничә елда биредә игенчелек тармагында уңай якка үзгәрешләр шактый. Уҗым һәм сабан культуралары әйбәт кенә күтәрелеп килә. Биредәге җитәкчеләргә, игенчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт. Тулаем алганда, район кырларында орлыкларның тишелеше яхшы. Бу – хезмәт сөйгән халкыбыз тырышлыгы белән ирешелгән уртак хезмәт нәтиҗәсе. Хәзер озакка сузмыйча чүп үләннәренә, корткычларга, авыруларга каршы көрәш алып бару зарур, - диде ул. 
Чәчү батырлары Сабантуе мәйданында хөрмәтләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язгы чәчүдә катанашкан игенчеләр Сабантуенда хөрмәтләнә