Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Язучы Айгөл Әхмәтгалиева Кайбычта

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китапка мәхәббәт уяту максатында язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар оештыра. Әле шушы араларда гына язучы Равилә Шәйдуллина, режиссер Нурания Җамали белән очрашсак, чираттагысы язучы Айгөл Әхмәтгалиева катнашында узды.

Очрашуга авыллардагы китапханәчеләр, Айгөлнең иҗатын яратучылар җыелган иде. Балалар сәнгать мәктәбендә узган чарада иҗатына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Анда “Синең өчен яшим“, “Мин гашыйк булдым“, “Таллыкүлдә былбыл бар“, “Баланнарда бал тәме“, “Ак читек“, “Хәния“, “Сагынган чакларымда“ китаплары һәм әсәрләре басылып чыккан газета- журналлар урын алган. Автор җылы, тирән эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре белән генә түгел, “Ак чәчәкләр”, “Синең күзләр”, “Җылы эзли җаннар” кебек киносценарийлар авторы буларак та халыкка таныш. Күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Концертларда безгә матур җырларын бүләк итүче район финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Газинур Кадыйров “Ак чәчәкләре”н ничек оста башкарды әнә. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфизә Насретдинова, балалар сәнгать мәктәбе педагоглары да музыкаль бүләк әзерләгән иде. Ә китапханәче Эльмира Хәялиева язучының “Баланнарда бал тәме” әсәрен укыганда, тизрәк шушы әсәрне тулысынча укып чыгасы килде. Айгөл Әхмәтгалиева үзе дә район саен очрашуларга укучыларын барлау өчен чыккан бит. “Халык хәзер китап укымый дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Минем, киресенчә, юк, укыйлар, дип дәлиллисем килә. Әдәбият-сәнгатькә мәхәббәтегез өчен рәхмәт”,- диде ул әсәрләренең язылу тарихы белән таныштырып. “Ак читек” китабын үзем дә бер сулышта диярлек укып чыккан идем. 
-Бу китапның геройлары әле дә исән-сау. Актаныш районның Сәфәр авылында яшәүче гаилә турында ул. Яшь хатыны урын өстенә калгач, инде 40 елдан артык аны күтәреп йөрүче иргә сүздән һәйкәл куясым килде. Һәр туар таңга сөенеп яшиләр, тормыштан зарланмыйлар. Нургаян белән Зәйтүнә (исемнәре үзгәртеп бирелгән) мәхәббәте күпләргә үрнәк итеп куярлык тәрбияви әсәр,- диде язучы. 
Китапханәчеләр белән әңгәмә формасында узган бу очрашу күңелдә җылы тәэсирләр калдырды. Айгөлне сәгатьләр буе тыңлыйсы килә, тирән фикерле булуы әәсрләрен дә баета. Лаеклы ялдагы укытучы Люция Сөнгатуллина да озак еллар буена акушер булып эшләгән Равилә Зәйнуллина белән килгән иде очрашуга. 
-Очрашу бездә җылы тәэсирләр калдырды. Алдый алмыйм, минем моңа кадәр Айгөлнең китапларын укыганым юк иде. Бүген аны шулкадәр яратып тыңладым, әсәрләрендә кызыксыну уянды. Үзем аның “Хәния” китабын, ә Равилә “Ак читек” китабын алды,- диде үзе дә озак еллар дәвамында укучыларында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән Люция ханым. 
Айгөл Әхмәтгалиева Вконтактедагы битендә Кайбычтагы очрашу турында “Апастан – Кайбычка” исеме астында болай дип язып куйган: 
Сәфәребезнең дәвамы Кайбыч үзәк китапханәсендә иде. Китапханә җитәкчесе Гөлфинур ханым бик кыска гына вакыт эчендә шундый җылы, ихлас очрашу әзерләргә өлгергән, бик зур рәхмәт. Апаста да, Кайбычта да зал тутырып чын-чынлап әдәбиятка гашыйк җаннар килгән иде, шуңа сөенеп кайттык без. Тормышта кызык кына вакыйгалар була бит ул... “Хәния” китабына кергән , җырчының тормышында зур таяныч булган, Хәния үзе һәр әңгәмәсендә олылап телгә алган Фирдәвес Вафинның Кайбыч районынан икәнен, яшермим, мин үзем бирегә килгәндә хәтеремнән чыгарган идем. Ә менә Кошман авылы китапханәчесенең шул хакта сүз кузгатуы бик урынлы булды. Чөнки Фирдәвес абый турындагы мәгълүматларны туплауга миңа интернет аша аралашып, Кайбычтан Алсу исемле ханым (Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Алсу Хәмидуллина) бик зур ярдәм күрсәткән иде. Баксаң, Алсу ханым да шунда, безнең янда, очрашуда утыра икән! Менә бит, тау белән тау очрашмаса да... диюләре шушы инде ул! Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма ханым Бикбова да да очрашуда үзенең җылы сүзләрен ирештерде, зур рәхмәт. «Кайбыч таңнары» газетасының баш редакторы Луиза ханым Сөннатуллина исә бөтенләй якташым булып чыкты - Актаныштан, Байсардан икән. Егетләрнең, кызларның искиткеч матур җырлауларын ишетеп, гомумән, Кайбычта да, Апаста да чишмәләр бөтенләй үзгә икән дип сокланып утытырдым. Барысы, барысы өчен - барыгызга да, барыгызга да иң олы рәхмәтләрне әйтәсем килә. Очрашу тәмамлангач та чыгып китәргә ашыкмаган, зал тутырып килгән китап укучыларга, китапханәчеләргә, очрашуны әзерләгән үзәк китапханәнең тыйнак, якты, эчкерсез кызларына иң изге теләкләрем!” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев