Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Әйдә, ШаяРТ”: бәйгесе узды

14-16 декабрь көннәрендә Буа шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасының зона ярышлары узды.

Ярышта Буа шәһәренең “Килде- китте”, Буа ветеринария техникумының “Салкын чәй”, Югары Осланның “Тутырма”, Кыйбычның “Дөбер-шатыр”, Кама Тамагының “Тау ягы”, Апасның “Апасныйлар” командалары катнашты.
Районыбыз данын яклап Морза Бәрлебашы клубы мөдире Илгиз Борһанов, Олы Урсак мәдәният йорты мөдире Талия Сәлахова, Кече Кайбыч мәдәният йорты мөдире Рәисә Бикмуллина, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Эльмира Хәялиева һәм Гөлия Гыйләҗева чыгыш ясады.
Ике сәгать дәвамында берсеннән-берсе көчле командалар призлы урыннар өчен көрәште.
“Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасы – заманча телевизион форматтагы яңа юмористик шоу. Бәйгене ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм ТР КВНы оештыра.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Югары Ослан командасы беренче урынны яулады. Буа шәһәренең ветеринария техникумы командасы – икенче, Апас районы командасы – өченче урында. Буа шәһәренең “Килде-китте” командасы Гран-прига лаек дип табылды.
Сорауларга оригиналь, кызыклы җавап бирү өлешендә кайбычлылардан Талия Сәлахова дипломга лаек булды.
Кайбычлылар бәйгенең ярымфиналында да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X