Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Югалтулар бигрәк авыр, диләр

Моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән.

Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Олы Кайбыч авылында гомер иткән газиз әниебез Флера Миннәхмәт кызы Фатыйхованы аяусыз үлем арабыздан мәңгелеккә алып китте. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел. Газиз кешебезне соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашкан, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә, дин әһелләренә, пакьләндереп җир куенына иңдергән кардәшләргә аерым-аерым ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Әниебезне шулай олылаган, хөрмәт иткән өчен район җитәкчелегенә, мәгариф бүлеге, Олы Кайбыч мәктәбе коллективларына, авылдашларга, күршеләргә, әниебезнең укучыларына, туганнарыбызга, барыгызга да мең-мең рәхмәтләр яусын. Ходай берегезгә дә мондый хәсрәтләр бирмәсен, кайгы җилләре беркайчан йорт-ишекләрегезне какмасын, якыннарыгыз сау булып, озак гомерләр итәргә язсын. Безгә күрсәткән изгелекләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын.

Тирән хөрмәт белән: кызлары Миләүшә, Гөлнара, кияүләре Рафис, Роберт,
оныклары Рамил, Диана, Дамир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев