Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

ЮХИДИ Кошмандагы күп балалы гаиләгә автокресло бүләк итте

“Бала – төп пассажир” акциясе кысаларында күп балалы Калдиннар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.

Кошманда яшәүче әлеге гаиләгә бик тә кирәкле булган кадерле бүләкне ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов һәм Казан шәһәрендәге «Юл хәрәкәте иминлеге» территориаль идарәнең Буа шәһрендәге профилактика бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова тапшырды. Геннадий белән Евгения дүрт бала үстерә. Олы кызлары Ангелина Кошман мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлады, өч яшьлек Богдан белән ике яшьлек Николай балалар бакчасына йөри, ә Софья әлегә әнисе тәрбиясендә. “Автокреслоны безгә бик вакытлы бүләк иттеләр. Чөнки машинада кечкенә балаларны аннан башка йөртергә ярамый. Бу безнең өчен көтелмәгән бүләк булды , зур рәхмәт", – диде хәзерге вакытта декрет ялында булган Евгения. Геннадий "Заман" төзелеш фирмасында эшли. Алар берничә ел элек Кошманда “Ана” (Гаилә) капиталы акчасына йорт сатып алганнар. Авылны бик яратуларын әйтеп уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев