Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Үзара салым үзебезгә кайта, - ди кошманлылар

Кошмандагы сайлау участогында иртәнге якта аеруча җанлылык сизелде.

Бу иң мөһим эшләрен соңга калдырырга яратмаган авыл халкының үзара салым җыю буенча референдумга да җаваплы каравы турында сөйли. Иртәнге сәгать сигезгә барлык 618 сайлаучының 179ы, 10.30. сәгатькә 260ы үз тавышын биргән иде инде, 14.30 сәгатькә бу сан 566 кешене тәшкил итте. 53 кеше, авыру сәбәпле, өйләрендә тавыш бирергә дип гариза язган. 

Сайлау участогына килүчеләрне укучылар концерт белән каршы ала, авылның уңган апалары табаларны чыжлатып коймак пешерә. Референдумда катнашучыларның кәефе яхшы. Алар арасында гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Флера апа Газиева да бар. 
- Үзара салым программасын хуплыйм. Үзебезгә кайта торган акчалар бит, без тапшырганны хөкүмәт арттырып та бирә әле, - диде ул. – Мин үзем юллар ясалганга бик куанам. Мәчеткә менгәнгә тездән пычрак ерып бара идек, ә хәзер рәхәтләнеп матур аяк киемнәре киеп йөрибез. 
Яшьләр дә битараф түгел. 
- Бүгенге референдумда бик теләп тавыш бирәбез. Үзара салым акчасы ярдәмендә авылыбыз тагын да яшәрә һәм ямьләнә. Юллар салдылар, зират, чишмәләрне чистарттылар, урам утларын яңарттылар. Барысы да үзебез, без, яшьләрнең киләчәге өчен эшләнә бит. 
Такташ урамында яшәүче Гөлия Гыйләҗева да үз фикерен әйтте. 
- Безнең гаиләнең беркайчан да үзара салым программасына каршы булганы юк. Урамыбыз кечкенә булса да, балалар күп. Авыл җыеннарының берсендә балалар мәйданчыгы булмас микән дип сораган идек. Быел көз үзара салым акчасы ярдәмендә бу хыялыбыз тормышка ашты: менә дигән мәйданчык ясап куйдылар. Ул-кызларыбыз рәхәтләнеп шунда уйный, - диде өч бала анасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев