Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Зур югалту кичергән көннәрдә авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен рәхмәт белдерәбез

Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Һади Рәхимулла улы Сөнгатуллинны аяусыз үлем арабыздан алып китте. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән дә чагыштырып та, җиңеләйтеп тә була торган түгел. Газиз кешебезне соңгы юлга озатуда ярдәм иткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан барлык туганнарга, дусларга, күршеләргә, авылдашларга, хезмәттәшләребезгә, баш табиб Гөлнара Сафиуллина җитәкчелегендәге район үзәк сырхауханәсе коллективына һәм башка игелекле җаннарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысының да игелекләре гамәл китабына савап булып язылсын. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын. 

Тормыш иптәше, балалары. 
Олы Кайбыч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев