Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч халкы һәрчак уяу

Без әйләнә-тирәдәгеләргә ни дәрәҗәдә игътибарлы икән соң? Көндәлек тормышта уяулык күрсәтәбезме, шикле кешеләрне күрсәк, ят әйберләргә тап булсак, ни эшләргә кирәклеген беләбезме? Бу сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттем.

Фәһимә Җиһангирова, Олы Кайбыч:

Мин үземне әйләнә-тирәдәгеләргә карата җитәрлек дәрәҗәдә игътибарлы дип уйлыйм. Кешенең тышкы кыяфәте, киеме, үз-үзен тотышына карап, аның кайдан килгәнлеген чамалый алам. Белгечлегем характерыма да тәэсир итте, чөнки санитар врачка кешеләр белән күп аралашырга туры килә. Шикле әйберләргә тап булсам, аның ни булуы белән кызыксынам. Бу яктан тәҗрибәм бар, 1991 елда Кыргызстанның Ош шәһәреннән кайттым. Ул вакытта анда террорчылык күренешләре еш күзәтелә иде инде. Без анда уяулыкка өйрәндек.

Равия Хәбибуллина, Иске Чәчкаб:

Мин сатучы булып эшлим, авылга Волжскидан кайттым. Кибеткә таныш булмаган кешеләр күп керә, аларның барысын да энә күзеннән үткәреп булмый шул. Куркыныч янаганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында белешмә тараттылар. Андый очракта кайда шалтыратырга кирәклеген дә беләм.

Лена Ежова, Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы:

Безнең авылга кунакка шәһәрдән таныш булмаган кешеләр кайта, ләкин алар җирле кешеләрдән аерылмый. Шикле кешеләр белән үзеңне ничек тотарга икәнлеген мәктәптә өйрәтәләр, аңлаталар, белешмә дә тараттылар. Иң мөһиме, шикле кешеләр, әйберләр күргәндә үзлектән карар кабул итмәскә, махсус телефоннар аша полициягә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр итәргә кирәк.

Фирдүс Ибәтуллин, Олы Кайбыч, автобус шоферы:

Мин үз пассажирларыма бик игътибарлы. Аларның күбесен беләм, ә билгесез, шикле кешеләрне ачыклау авыр түгел. Үз-үзен тотышлары гади кызыксыну чигеннән чыкса, шунда ук игътибар итәсең. Шулай ук, шикле багаж күтәргән кешеләрне автобус салонына кертмәскә тырышам. Террорчылык очракларының еша­юы безне уяу булырга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч халкы һәрчак уяу