Кайбычта хезмәтне саклау буенча район комиссиясе утырышы булды
Без барыбыз да һәр иртә ашыга-ашыга эшкә чабабыз, ә кич белән якыннарыбыз янына өйгә кайтабыз. Эшкөннәребез җитештерүчән булсын дип тырышабыз, ниндидер хәвеф-хәтәр булыр дип башыбызга да китермибез. Әмма производствода бәхетсезлек очраклары булгалый шул. Әле шушы көннәрдә генә Мөрәледә «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыяте офисында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары...
Әлеге утырышта «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыятендә җәй көне булган бер күңелсез хәл турында да фикер алыштылар. Бәрлебашы авылы бозау караучысы Татьяна Ерамасова да гадәттәгечә фермага килә дә көндәлек күнегелгән эшенә тотына. Бер сыер яңа гына бозаулаган, улагына азык салырга кирәк, дип утарга керә. Әмма сыер, гомер булмаганча, усалланып аңа таба килә башлый. Бозавын алып чыгып китәр дип курыкканмы, аны улакка таба якын да җибәрми. Усал сыерларны күп күргән диптер инде, Татьяна кире чыгып китми, барыбыер азыкны салып калдырырга тырыша. Әмма күзе акайган сыер аны сөзеп ата. Бозау караучының кабыргасы сынып үпкәсен тишеп керә, берничә кабыргасы бөкләнә, кулбаш сөяге сына. Бик каты кычкырган тавышын ишетеп, терлекчеләр йөгереп керә. Авыртуга түзә алмыйча аңын югалткан ханымны район сырхауханәсенә алып китәләр. Бәхеткә, табиблар аның гомерен саклап кала. Җәмгыятьтән матди ярдәм дә күрсәтәләр. Әлеге бәхетсезлек очрагын тикшерергә Казаннан хезмәтне саклау буенча дәүләт инспекциясеннән комиссия дә килгән. Җәмгыятьнең техник куркынычсызлык буенча инженеры Айгөл Минаҗева әйтеп узганча, бәлагә таручы биредә әле җиде ай гына эшләгән булган. - Коллективка яңа кешеләр эшкә алгада без аларның һәрберсе белән дә эш урынында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж үткәрәбез һәм махсус журналга кул куйдырабыз, - диде ул. - Татьяна Ерамасованы эшкә алганда без бер нәрсәне генә күздән ычкындырганбыз - медицина белешмәсе таләп итмәгәнбез. Шул сәбәп аркасында, комиссия җәмгыятьне штрафка тартты. Башка хокук бозулартапмадылар. Хәзерге вакытта ул өендә, больничныйда. Казаннан килгән комиссия дә техника куркынычсызлыгы буенча инженерның эшендә хилафлык тапмаган. Утырыштан кайткач, Татьяна Ерамасова белән элемтәгә кердем: - Хәзер сәламәтлегем ярыйсы инде, исән-сау калуыма шатланам. Үзәк сырхауханә табибларына рәхмәт, гомерем өчен көрәштеләр. Әйе, мине эшкә алганда инструктаж үткәрделәр. Күрәсең, тәҗрибәм җитеп бетмәгәндер инде, фермага килгәнче социаль хезмәткәр булып эшләгән идем. Югыйсә, сыерның агрессиясен дә сиздем. Мине аны ашатмакчы булдым, ә ул... - Безнең өчен иң мөһиме - барлык хезмәтчәннәребезнең дә иминлеге, произвоствода хәвеф-хәтәрсез генә эшләү. Бу юнәлештә максатчан эш алып барабыз. Терлекчеләр, механизаторлар арасында укулар, инструктажлар, медицина тикшерүе үткәрелә, махсус киемнәр, эш кораллары бирелә. Барыбыздан да хезмәт урыннарында саклык чаралары күрү таләп ителә, - диде җәмгыять директоры Илгиз Саттаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев