Җәмгыятькә янаган куркыныч күренеш
ТР Кайбыч муниципаль район Советының 23 нче утырышында депутатлар һәм очрашуга чакырылган хокук органнары вәкилләре, дин әһелләре Кайбыч районында дини экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы чаралар күрү турында сөйләште.
Чыгыш ясаучылар - Совет рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин, мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Изге-Троицк чиркәве настоятеле иерей Николай Ермолаев 2012-2013 елларда Кайбыч муниципаль районы территориясендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү Программасының гамәлгә ашырылуы турында сөйләделәр. Рәмис Хәялиев кызыклы фактлар белән таныштырды: районда православие динен тотучылар 50,2 процент, халыкның 49,8 проценты үзен ислам динендә дип саный. Димәк, әйдәүче ике дин - ислам һәм православие тарафдарларының саны тигез дияргә мөмкин. Рәмис Хәялиев, боларны истә тотып, яңа Программа кабул итәргә кирәклеген искәртте, моның өчен махсус эшче төркем булдыру зарур.
Агымдагы елның 1 сентябреннән мәктәптә укыту программасына ике яңа фән - "Этика нигезләре" һәм "Дөньякүләм дини мәдәниятләр нигезләре" кертелүенә депутатларның игътибарын җәлеп итте.
"Бездә дини радикаллар бармы?" дигән сорауга Совет рәисе урынбасары болай дип җавап бирде: "Чынлыкта юк дип уйлыйм, аларның барлыкка килүенә җирлек тә юк, әмма без бер төбәктә яшибез, инфекция безнең җирлеккә дә килеп җитмәс, дип әйтеп булмый. Казанда узган барыбызга да мәгълүм вакыйгалардан соң игътибарлырак булырга, профилактик эшне көчәйтергә кирәк."
Николай атакай чыгышыннан күренгәнчә, халыкларның ныклы әхлакый принципларга нигезләнгән карашны сайлар вакыты җитте, мәдәният һәм диннәр арасында диалог урнаштыру, җәмгыять һәм дәүләт, дини конфессияләр, яшьләр оешмаларының үзара килешеп эшләве кирәк. Бу гамәлләр, беренче чиратта, гамәлдәге федераль антиэкстремистик законнарга һәм республикада терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча Республика максатчан программасы нигезендә башкарылырга тиеш.
«Бер кешене үтерү бар кешелекне, бар тереклекне үтерүгә тиң, Исламда бу гамәл кабул ителми, - дип билгеләде Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. - Ачу кешенең аңын томаларга тиеш түгел, кеше гомеренә кул сузарга берәүнең дә хакы юк. Үсеп килүче буынны тәрбияләүне үз агымына куя алмыйбыз, балада дингә карата ныклы караш булдыру, традицион ислам кануннарын аңлату өчен ата-аналар, җәмәгатьчелек, мәктәп үзара килешеп, бергә эшләргә тиеш". Полиция майоры Рушан Хуҗин үз чыгышында Татарстанда оператив хәл, радикаль төркемнәр, экстремистик оешмалар һәм аларга каршы көрәш турында сөйләде, экстремизмга каршы көч куллануның хаталы адым булуын искәртте. Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, дәүләтнең яшьләр сәясәтен дөрес оештыруы гына уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Район башлыгы йомгаклау сүзендә залда утыручы һәркемнең җәмгыятьтәге куркынычсызлык өчен җаваплы булуын, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга кирәклеген әйтеп узды. Җәмгыятьнең бурычы - яшьләргә экстремизм идеологияләренең ялганга һәм җинаятькә корылган булуын аңлату.
Экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы чаралар күрү турындагы чыгышларны тыңлаганнан соң, Кайбыч муниципаль район Советы муниципаль район башлыгы каршындагы дини һәм җәмәгать оешмалары арасында хезмәттәшлек буенча Совет эшчәнлеген активлаштыру зарур дигән карарга килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев