Скутер, мопед алып биргән ата-ана газиз йөрәк парәсен нинди куркыныч астына куюын аңлыймы?
Авылдагы гараж чормасыннан велосипедымны төшереп куйган әти. Ничә еллар буе кул тимәгән, тузан җыеп яткан ике тәгәрмәчле дустымны күргәч, күземә яшь килде. Бар иде бит аның белән бергә авыл урамнарын кат-кат ураган чаклар… Көтүдән кайтмый калган сыерны да эзләп табарга ярдәм итте ул, әбекәйгә сөт тә илтеште, кибеткә дә бергә...
Сала балалары өчен велосипедның әле дә кадере бетмәгән. Җәйне көтеп, чормада сабыр гына кыш кышлаган ике көпчәкле "дуслар", озын каникуллар башлануга, кечкенә хуҗаларын утыртып, кабат авыл урамнары буенча элдерә. Менә рәхәт кайда ул!
Тик велосипед бүгенге көндә акрын гына модадан чыгып бара шикелле. Аны үсмерләр карашында күпкә "текә" транспорт - скутер кысырыклый. Трассада да очрый алар. Авыл яшүсмерләренең дә каланыкылардан бер дә калышасы килми. Кичләрен урамнар буйлап тыз да быз чабучы скутерлар саны артканнан арта. Кызлар да сер бирми, "мода"га иярергә омтыла.
Хәзерге буын яшьләре ник бозык, дип гаҗәпләнәбез, бу сорауга җавап эзләп, пошаманга төшәбез. Баксаң, җавабы да әллә ни ерак йөрми икән - ата-ана үзе дилбегәне бушата, күп вакытта кулыннан ук ычкындыра. Һәр сораганын әти-әнисенә алдырырга өйрәнгән бала "юк" сүзен кабул итә алмастайга әйләнә. Төрле хәйләле юллар белән, елап, киреләнеп булса да ата-ананы "сындырырга" күнегә ул. Өлкәннәр дә аңа каршы килми, иң мөһиме - баласының теләге үтәлсен дә көн туган саен теләгән әйберсен сорап, җанына тимәсен. Шунысы кызганыч, скутер, мопед алып биргән ата-ана газиз йөрәк парәсен нинди куркыныч астына куюын аңламый булса кирәк. Чөнки әлеге ике тәгәрмәчле техника катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кабатланып кына тора. Андый фаҗигаләрнең күбесе бала гомере өчен аянычлы тәмамлана.
Кайбыч районында да узган ел шундый бер һәлакәт теркәлгән. Күрше Чувашия республикасыннан бу якларга килгән 19 һәм 22 яшьлек ике егет эчкән хәлдә скутерда хәрәкәт итә. Трассаның каршы як полосасына чыгып, каршыларына килүче машина белән бәрелешә. Руль артындагы егет һәлак була, икенчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.
Кагыйдәләр төгәл үтәлсен
Әле 10 ел элек кенә мондый проблема турында, гомумән, ишеткән дә юк иде. Бу - скутерларның популярлашуына ачык мисал. Әлбәттә, артык кыйммәт бәядә булмаган, двигатель күләме - 50 куб. сантиметрдан, максималь тизлеге сәгатенә 50 чакрымнан артмаган әлеге замана транспорты күпчелек яшүсмерләрне кызыктыра. Өстәвенә, скутер сатып алырга уйласаң, ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәлү узу да таләп ителми, аның белән идарә итү өчен техника йөртү таныклыгың булу да мәҗбүри түгел. Скутер хуҗасына ОСАГО полисы да кирәкми. Бу проблемага шул рәвешле кул селтәүме әллә, балалар үлеменә китергән күп кенә фаҗига башында нәкъ менә скутерларга бәйле һәлакәтләр торганына күз йомумы? Бәлки бу очракта үзе үк баласының гомерен куркыныч астына куючы өлкәннәрдән дә эзләргә кирәктер гаепне. Яшүсмерләр үзләре дә иминлекләре хакында артык уйланмый шикелле. Күбесе скутерда идарә иткәндә махсус мотошлем киюне дә кирәк санамый хәтта. Бәла - аяк астында дигән гыйбарәгә алар иңсә аша гына карыйлар, күрәсең.
2008 елда Лаеш районындагы фаҗига күпләрне тетрәндерде. Балалар утырган скутер "КамАЗ" машинасы астына килеп керә. Өч яшьлек пассажир шунда ук һәлак була, ә 12 яшьлек скутер хуҗасы авыр җәрәхәтләр ала.
Күпләр артык мәшәкатьләре булмаган скутерны иярләгәндә саклык чаралары күрү хакында уйлап та бирми. Әмма бу алай түгел. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.1нче пунктында күрсәтелгәнчә, юлларда мопед белән идарә итү 16 яшьтән кече булганнарга рөхсәт ителми. Әлеге транспорт чарасына фәкать мотошлем киеп утыру таләп ителә.
16 яше тулмаган үсмер идарә иткән скутер я мотоцикл тотылган очракта, хуҗасына карата материал төзелә һәм балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторга тапшырыла. Ул исә үсмернең ата-анасына карата беркетмә төзи. Соңыннан барлык материал балигъ булмаган балалар буенча эшләүче комиссиягә тапшырыла һәм, эш комиссиядә каралып, ата-ана штрафка тартыла. Скутер я мотоцикл махсуслаштырылган стоянкага урнаштырыла, чөнки кагыйдә бозучы аның белән идарә итәргә тиеш түгел.
ахырын уйлагыз, әти-әниләр!
Беркөнне шәһәрдәге коллегам сөйли: үзәк урамдагы бер йортның подъезды каршында ике яшь егет утырган скутер кечкенә кызчыкны бәрдергән. Хезмәттәшем исә моны үз күзләре белән күргән. Бәхеткә, сабыйга зыян килми. Тавышка йөгереп чыккан әнисе, аны-моны уйламыйча, тиешле органнарга хәбәр итүне мөһим санамыйча (хәер, мондый очракта ул хакта уйлау да мөмкин түгелдер), баланы күтәреп алып кереп китә...
Узган ел үземә дә шундыйрак бер күренешкә тап булырга туры килде: скутер белән җиңел машина бәрелеште. Дөресрәге, тиешле юнәлештә хәрәкәт итмәгән скутер, көтмәгәндә машина каршына килеп чыга, руль артындагы егет каушый булса кирәк, ике тәгәрмәчле транспорты белән бергә егыла, берникадәр араны шуып та баралар...
Скутерда идарә итүче үсмерләр күп очракта кечкенә балаларны пассажир итеп йөртә. Монысы тагын да куркынычрак. Сабый бала ныклап тотынмаска да мөмкин ич. Шуңа күрә ата-ана саграк булса, әлеге замана техникасы алып биреп, баласының күңелен күрергә теләгәнче, ахырын уйласа, бәлки күп кенә бәла-казаны урап узарлар иде.
Авылга кайтып барабыз. Ике үсмер бала (күп дигәндә, 10-11 яшьләрдер үзләренә - авт.) трасса буйлап велосипедта җилдерә. Пассажир дигәне велосипедның арткы өлешенә басып ук бара! Бер-бер артлы чапкан машиналарга да игътибар бирмиләр. Фаҗигаләр юктан килеп чыкмый шул...
велосипед дигәннән...
Ике көпчәкле ул транспорт чарасын идарә итүнең дә үз кагыйдәләре бар. Ә алар хакында барыбыз да беләме соң? Әйтик, юлларда велосипед белән идарә итү өчен 14 яшең тулган булу тиеш, велосипедлар бер рәт буенча гына, мөмкин кадәр уң яктанрак, хәрәкәт итәргә тиеш, ике кулны да рульдән ычкындырып йөрү катгый тыела, күпполосалы, шулай ук трамвай хәрәкәте булган юлларда велосипедта борылу, сулга бору да ярамый. Я, әлеге кагыйдәләрнең берсен генә булса да үтиме икән балалар? Кая ул! Әле велосипедында рульгә тотынмыйча машина юлы буйлап чабарга да курыкмыйлар. Яшьләре буенча әйтәсе дә юк! Урамнарда велосипед иярләгән кечкенә балалар да еш очрый.
Саннарга гына күз салыйк. Узган елда республика юлларында велосипедчылар катнашында 80нән артык авария булып, аларда унга якын кешенең гомере өзелгән. Зыян күрүченең һәр икенчесе - бала. Бу куркыныч саннар ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Ә фаҗигаләр сәбәбе - автомобиль юлында йөргәндә куркынычсызлык таләпләрен тупас бозу.
Узган ел районыбызда да велосипедка бәйле бер авария теркәлгән. Олы юлдан велосипедта хәрәкәт итүче мәктәп яшендәге баланы машина бәрдерә. Яшь велосипедчы тән җәрәхәте ала.
Көн туган саен диярлек сабыйлар, яшьләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен ишетеп, тәннәр эсселе-суыклы була. Нәрсә бу? Өлкәннәр барысын да язмышка сылтый: "Нишлисең инде, язмышына шулай язган, димәк", "Күрәчәге шул булгандыр"... Шулай анысы, күрәчәге булса адәм баласын күркә дә талап үтерә, дип кабатларга яратабыз да соң... Ләкин, сакланганны саклармын дигән Раббыбыз...
2014 елның ике ае эчендә республикада балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларда 66 бала төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган, биш бала якты дөнья белән хушлашкан. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, мондый фаҗигаләрдә үлүче балалар саны дүрткә арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев