Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин: «Армиядән куркырга кирәкми»

Гадәттә, язар алдыннан компьютерымны кабызып куям да, күзләремне бөтенләй читкә төбәп, күпмедер вакытка уйга талам. "Кешенең күңеленә ничегрәк барып ирешер икән әлеге уем? Ни әйтергә теләгәнемне аңлаучылар табылырмы, әллә инде язма эченнән ярылып ятканны гына укырлармы?" Менә хәзер дә җанымда мең төрле уй бөтерелә. Нинди сүзләргә төреп аңлатыйм икән газиз...

"Армиягә чакырылучылар хокуклары". Бу атнада районыбыз мәдәният йортында нәкъ әлеге тема буенча Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Татарстанда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч, Апас, Чүп­рә­ле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының тиздән армиягә чакырылачак егетләре, аларның ата-аналары бе­­лән очрашты. Егетләр арасында бу очрашуны бәйрәм дип атаучылар да ишетелде. Тик нигәдер бәйрәм дип язарга гына кул бармый... Беләм, әлеге язмам патриотик рухта иҗат ителергә тиештер дә... Ләкин ника­дәр­ле генә тырышсам да ата- ана бәгырендәге сагышны, борчуны, билгесезлекне язма аша гына юып алып булмаячак. Кораллы көчләргә дан җырласам да... Яхшы безнең хәрби сафлар дип, армия тормышына мәдхия укысам да... Аларның кичерешләрен бары тик баласын хәрби сафларга озатканнар, кайтыр мизгелен көнләп, сәгатьләп саный-саный көткәннәр, төннәрен йокысыз үткәр­гәннәр генә аңлыйдыр. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, ди­ләр шул... Гаиләдә ир ба­ла туса, әни кеше сөенеч белән беррәттән аның киләчәген дә уйлап борчыла башлый. Чөнки егет кешенең бурычы - Ватанын, илен саклау, данын яклау дип һәрдаим тәк­рарлап кына торалар. Элгәрерәк заманнарда, бабаларыбыз, әтиләребез чорларында армия сафларында хезмәт ит­мәгән ир-егетләргә караш та икенче төрле булган, кем әйтмешли, "почет" казанмаганнар алар. Ә хә­зер башкачарак замана... Ягез әле, барлык борчуларны, эчпошыргыч уйларны читкә куеп, кабат югарыда языла башлаган чарага әйләнеп кайтыйк.

- Ел саен районыбыздан якынча йөз егет хәрби сафларга алына. Бүгенге көндә 11 райондашыбыз контракт буенча илнең төрле частьләрендә хезмәтләрен дәвам итә. Сез дә, туган җиребез, илебез йөзенә кызыллык китермәссез, хәрби бурычыгызны намус белән үтәрсез,- дип залдагыларга мөрә­җә­гать итте район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Бү­генге армия катлаулы, куәтле техника, заманча кораллар белән тәэмин ителгән. Димәк, сез дә алар белән эш итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш. Армиядә хезмәт итү һәр ир- егетнең бурычы ул.

Генерал- майор Сергей По­годинның да сүзләре очрашуга килгән һәр егет өчен файдалы да, үтемле дә булгандыр:

- Россия армиясеннән курку кирәкми. Анда егет­ләр бары тик хәрби юнәлештә шөгыльләнеп, физик халәтен яхшырта, бел­гечлек ала. Моның өчен яшьләрне үзебез­дән үк әзерлекле итеп җибәрү мөһим. Әти-әни­ләр дә тыныч булсыннар: һәр солдатка бушлай ке­сә телефоны һәм аның буенча өйдәгеләр белән сөйләшеп тору мөмкинлеге бирелә. Күңелсезлек килеп чыга калса, шунда ук хәрби часть белән элем­тәгә керәбез. Шуны искәртәм: хәрби сафлар белән бәйле проблемалар елдан- ел кими.

Сәрия Сабурская исә армиягә чакырылучылар һәм солдатларның нинди хокукларга ия булулары турында сөйләде. Ул күб­рәк медицина тикшерүе вакытында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга, шикаятьләргә тукталды. Төрле частьләргә барып, якташларыбызның мәнфәгатьләрен яклау хакында да аңлатып, проблема туган очракта, озак­ка сузмый гына хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин: «Армиядән куркырга кирәкми»

2
X