Транспорт корбаннары булмагыз
Көзге-кышкы чорда җәяүлеләрне таптату очраклары арта.
Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 1301 очрагы теркәлгән. 136 кеше транспорт корбаны булган, тагын 1238е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында 322 таптату очрагы күзәтелгән: 21 кешенең гомере өзелгән, 322се яраланган.
Көзге-кышкы чорның сентябрьдән декабрьгә кадәрге аралыгында җәяүлеләрне таптату очраклары аеруча еш күзәтелә. Транспорт хәрәкәтенең ешлыгы һәм начар һава шартлары юлларда йөрүчеләрдән аеруча игътибарлы булуны таләп итә.
Җәйнең өч аенда уртача 500 шундый очрак теркәлә. Көзге чорда бу күрсәткеч 20 процентка арта. Бәхетсезлек еш кына (70%) автомобиль йөртүчеләр гаебе белән була. Юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыннарында таптатулар саны ике тапкыр диярлек арта.
Бу урыннарда шоферларга юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итә торган тизлекне сайларга кирәк. Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем төгәл үтәргә тиеш. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләргә үзләренең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган әйберләр (мисал өчен браслетлар) кулланырга киңәш ителә. Фараларның якын утын кабызып йөргәндә, җәяүлеләрне күрергә мөмкин булган ара 25-30 метрга тигез. Җәяүледә яктылыкны кире кайтара торган браслет булганда, бу ара 130-140 метрга, ерак утны кабызганда 400 метрга кадәр җитә. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлның хаталарны кичермәвен истә тотарга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев