Янгын фаҗигага китерде
Кышның икенче көнендә Кошман авылының Әбрар Сәгыйди урамындагы 25 нче йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә 1960 елда туган, элегрәк берничә тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән, төрмәдә утырып чыккан Р.Р.Миңнуллинның гомере фаҗигале төстә өзелә.
Янгында янып үлгән ир йортның ишеген эчтән бикләгән була, коткаручыларга юлны киртәләү өчен керү юлына җиһазлар өеп куеп, тәрәзә пәрдәсенә ут төрткән. Өйдәш хатыны утны сүндерергә тырыша тырышуын, әмма аракы күп эчүдән аңы томаланган өй хуҗасы калган пәрдәләргә дә туктаусыз ут төртә. Үгетләүләр дә ярдәм итми. Үз-үзен белештермәгән ир хатынга солярка сибү белән яный. Бәхеткә, урамнан үтеп баручы хатын ярдәмгә ташлана, өйдәш хатыны тәрәзәне ватып, янучы өйдән чыга. Р.Р.Миңнуллин үзе төтенгә буылып үлә.
Хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү эше алып барыла. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, кышкы чорда янгын чыгу куркынычы арта. Дәүләт янгын күзәтчелеге идәрәсенең Апас муниципаль районындагы Дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Илдар Вәлиев фикеренчә, һәр йорт хуҗасына уяулыкны арттырырга кирәк. Шулай ук ялгыз яшәүчеләр һәм аек булмаган яшәү рәвеше алып баручыларга карата контрольне көчәйтү ( спиртлы эчемлекләр кулланучы, бер җирдә дә эшләмәүче кешеләр кичләрен еш кына бергә җыелалар) зарур. Җилле-буранлы көннәрдә янгын бөтен авылга таралырга мөмкин икәнлеген дә онытмаска кирәк. Авыл халкы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә ярдәмгә килсен, гражданнар белән профилактик әңгәмәләр алып барылсын иде. Төзек булмаган мичләр һәм электр приборлары да куркыныч тудыра. Яңа ел бәйрәмендә, каникулларда чыршы янында өлкәннәрдән тыш петардалар һәм фейерверклар куллану тыела. Кышкы салкыннарда артык кызу ягылган мунча да янып китәргә мөмкин, шуңа күрә һәр йортта янгын сүндерүнең беренчел чаралары - ут сүндергеч булырга тиеш. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең барысын да төгәл үтәү генә сезне күңелсезлекләрдән саклап кала ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев