Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2014 елда Хуҗа Хәсән авылында 1 миллион сум грант акчасына Киров урамына таш юл төзергә җыеналар

- Миңа җирлектә яшәүче һәр кеше якын. Максатым - төбәгебезне бар яктан да үстерүгә ирешү - дип башлады хисап җыелышын авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.

Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл һәм Александровка авылларын берләштергән бу авыл җирлеге рейтингта өченче урында тора. 2013 ел уңышлы булган алар өчен. Республикада авыл җирлекләренең социаль-икътисади үсеше буенча үткәрелгән бәйгедә 1 миллион сум грант отулары да шуны раслый. Турминскийдагы чир­кәүдән ерак түгел урнашкан чишмә янында купальня төзү өчен 100 мең сум грант отканнар. Халык тормышын яхшырту, керемнәрен арттыру максатында шәхси хуҗалыклардан сөт, ит җыю оештырылган. Шәхси хуҗалыкларны үс­терү өчен бирелүче ташламалы кредитлардан да актив файдаланалар. Авыл җирлеге башлыгы шәхси хуҗалыкларында дүрт һәм аннан күбрәк сыер асраган кешеләргә саву аппаратлары бирү тәкъдиме белән чыкты.

Узган көздә Пионерлар урамында һәм өлешчә Панфилов урамнарында 805 метр озынлыкта таш юл салынган. Быел исә 1 миллион сум грант акчасына Киров урамына таш юл төзергә җыеналар.

Авылларның төзеклеге, чисталыгы хакында да фикер алыштылар.

- Хуҗа Хәсән авыл җирлеге районда алдынгылар сафында бара. Узган ел бу авыл җирлеге өчен без ниләр эшли алдык соң? Беренчедән, "Аленушка" балалар бакчасы капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәрде. Хәзер анда 40 бала йөри. Мин биредә эшләгән елларда бу төбәктә кырыклап яшь гаилә йорт төзеде. Алдагы елларда да бу программа буенча эшне дәвам итәчәкбез. Мәктәбегез заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Монда телгә алынган проблемаларны хәл итүдә мөмкинлектән чыгып булышырбыз. Тулаем алганда, узган елда авыл җирлегенең эшчәнлеге канәгатьләнерлек, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, җыенга йомгак ясап.


2013 елда төзелгән дүрт йортның берсе авылларны социаль үстерү программасы буенча төзелгән. Әлеге программа буенча тагын биш гаилә чиратта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 2014 елда Хуҗа Хәсән авылында 1 миллион сум грант акчасына Киров урамына таш юл төзергә җыеналар