30 ел эшләгәннән соң, ниһаять, Иске Чәчкаб фермасы савымчыларына да бәхет елмайды
Фермаларда кул белән саву бетерелгәннән бирле савымчыларны машина белән саву операторлары дип йөртә башладылар. Бу һөнәр рәсми рәвештә шулай дип аталса да, савымчы сүзе барыбер телебездән төшми, күңелгә дә якынрак.
Иске Чәчкаб фермасы савымчысы Наҗия Борһанова әйткәнчә, һөнәрләренең исеме генә үзгәрде, ә бурычлары һаман да шул килеш кала: сөтлебикәләрне тиешенчә карап, сөтне мул итеп саву. Һәр көнне иртәнге сәгать дүрттән татлы йокыларын бүлеп, фермага иртәнге биштә башланучы савымга ашыккан Наҗия кебек савымчыларга бурычлары турында аңлатып торуның кирәге бармы икән? Юктыр, мөгаен. Утыз елдан артык фермада эшләү дәверендә үз эшенең остасына әйләнеп беткән инде ул. Сыерны ничек ашатырга, бозауларга кайчан ташлатырга икәнлеген болай да яхшы белә.
- Сыерларны берни аңламый, диючеләр нык ялгыша. Ничек кенә акыллы әле алар. Утардан керткәч, барысы да үз урынына барып баса, бер дә башка группага барып кушылмыйлар. Бервакыт шулай Кайбычка барырга дип тукталышка чыгып бастым. Карыйм, көтүдән аерылып бер сыер миңа таба чаба. "Киви" кушаматлы сыерым икән бит, мине танып әллә каян йөгереп килгән. Тагын берничә тапкыр кабатланды әле мондый хәл. Фермада да гел миңа ияреп йөрү ягын карый иде. Авыргач, иткә озаттылар үзен, - ди Наҗия.
Хезмәттәше Алсу Әбүзәрованың да савымчы стажы - утыз ел тирәсе. Тагын өч айдан пенсия яше җитә.
- Фермага яшьләрнең киләсе килми шул. Югыйсә, элеккеге кебек биш-алты мең сумга гына эшләп йөргән чаклар артта калды, хезмәт хакыбыз да югары, - дип сүзгә кушылды Алсу апа. - Эш шартлары да әйбәт, фермалар ремонтланды. Агрофирмага күчкәч, иркен сулыш алдык. Дөрес, башта кайберәүләр курыккан иде, имеш, инвесторга кушылсак, ферманы бетереп, сыерларыбызны Хуҗа Хәсәнгә алып китәләр дә, без эшсез калабыз. Аллага шөкер, бар да урынында калды. Иң шатландырганы - продукция бар, хезмәт хакын сауган сөт күләменә карап түлиләр. Без дә акчаны аена ике тапкыр алабыз, аванс бирәләр. Безнең белән тәҗрибәле савымчы Гөлсинә Таҗиева, Гөлнара Галиева да эшли.
Терлекчеләр өчен менә дигән ял бүлмәсе ачып җибәрүләре, эштән бушаган арада электр самавырыннан бергәләшеп чәй эчүләре турында да сөйләделәр әле алар. Фермалары чиста, сыерларны да гел юып торалар икән. Иске Чәчкаб фермасында район күләмендә узган киңәшмәдә ясалма орлыкландыру технологлары, ветеринария врачлары, зоотехниклар, ферма мөдирләре дә игътибар иткән иде. Фермаларының танымаслык булып ремонтлануы инвесторның тармакта зур акчалар кертүен раслый.
Наҗия апа узган ел 240 тонна, ә хезммәттәше Алсу Әбүзәрова 202 тонна сөт сауган. Бу - агрофирмадагы иң югары күрсәткеч. Мул сөт саву осталарына алдынгылар слетында холдинг медален әнә шул уңайдан тапшырдылар да иде.
Район мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә "Ак Барс Кайбыч-2" җәмгыятендә ике савымчы вакансиясе бар. Шулай ук дүрт тракторчы эшкә чакырыла. "Чекмарев" җәмгыятенә өч савымчы, өч тракторчы, бер ветеринария врачы кирәк. "Ак Барс Кайбыч-3" җәмгыяте
савымчылар белән тәэмин ителгән. "Бездә группасында 50 сыер булган операторларның хезмәт хакы 25 мең сумнан, 25 сыер савучыларныкы, сөт күләменә карап, 18 мең сумнан башлана. Бер агроном, бер зоотехник вакансиясе буш тора", - диделәр бу җәмгыять бухгалтериясендә. "Яңа юл" хуҗалыгына ветеринария табибы кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев