50 – картлыкның яшьлеге
Илледә һәркемнең үз дәүләте - гаиләсе булуы мәслихәт. Тормыш иптәшенә ныклы терәк, балаларга таяныч һәм киңәшче булырдай әти-әни, оныкларның яраткан дәү әти-дәү әнисе булу нинди олы бәхет! Кошман мәдәният йортында узган "50 - картлыкның яшьлеге" дип аталган очрашу кичәсенә, моннан ярты гасыр элек дөньяга килеп, бүген авылның баганасы булырдай ир-атлары,...
Алтын юбилярларның һәрберсенең язмышы авылдашларның күз алдында узган, әмма китапханәче Гөлия Сафиуллина оештырган очрашу кичәсендә гомер сукмакларын яңадан барладылар. Кичәне ул үзе һәм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина алып барды. Авылның үзешчән сәхнә осталары алтын юбилярларга менә дигән очрашу һәм ял кичәсе бүләк итте.
Гаилә - үзе бер дәүләт ул
Араларында иң өлкәне - Фаил Сафиуллин авылда тормыш дилбегәсен кулында нык тотучы төпле, булдыклы ир солтаны буларак билгеле. Армия хезмәтен Читада узган, аннан кайткач, Мари-Иленең урман сәнәгате, кәгазь комбинатларында эшләгән Фаил Хәлил улы хәзерге вакытта Кайбыч янгын сүндерү бүлегендә эшли. Әнисе, тормыш иптәше Гөлия ханым белән ике ул үстерәләр. Ишле гаиләдә унынчы бала булып туган Гөлфинә ханым да бәхетен туган авылында тапкан - тормыш иптәше Рәфыйк Гыймиев белән ул һәм кыз үстерделәр. Хезмәт сөючән, булдыклы гаиләдә үскән балалар медицина өлкәсен сайлады: уллары Радик Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли, Энҗеләре - фармацевт. Мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче ханым ачык йөзле, ярдәмчел һәм кунакчыл, уңган хуҗабикә дә әле. Тагын бер сыйныфташлары - Рәиф Фатыйхов тормыш иптәше Суфия ханым белән кызлары Сиринә, Лилиянең, оныклары Сәмирнең бәхетенә куанып гомер кичерә. Кулыннан килмәгән эше юк аның: шофер һәм төзүче һөнәрләрен үзләштергән оста куллы ир затына авылдашлары, туганнары әле мал-туар суйгандамы, йорт җиһазлары җыйгандамы, техника мәсьәләсендәме - еш мөрәҗәгать итә. Озак еллар Ульяновск каласында яшәгән гаиләнең туган авылларына кайтып төпләнүенә инде ике дистә елга якын. Алардан аермалы буларак, Әсхәт Яруллин 1985 елда Волжск шәһәренә китеп, әле дә шунда хәләле Миләүшә һәм балалары белән гомер кичерә. Туган авылын, якыннарын онытмый, еш кайтып йөри. Әти-әнисенә охшап, җырлы-моңлы Әсхәтнең күңеле туган җирдән аерыла алмый шул... Кичәдә ул берничә җыр башкарып, тамашачыларны шаккаттырды.
Эшмәкәр Марат Садриев та авылдашларын күркәм эшләре белән сокландыра. Ир-атка үз гомерендә йорт салу, балалар үстерү, агач утырту кебек бурычлар йөкләнсә, ул аларның барысын да башкарды инде. Үз көче белән эшмәкәр булды, йорт салды, тормыш иптәше Сәвия белән өч бала үстерәләр, игелекле гамәлләр кылырга да өлгерә. Сыйныфташлары Гөлирә дә үрнәк, тату гаилә бишеге булдыручылардан. Һөнәри белемне Казанда үзләштерсә дә, авылга кайтып, савымчы булып эшли. Иптәше Рафис Халитов белән бер-берсен хөрмәт итеп, яратып, каенанасы Рашидә апа белән дус-тату булып, 30 ел гомер кичерәләр. Өч бала үстерделәр, оныклары Әзизә белән Айнурның яраткан әби-бабасы. Араларында иң бай дәү әни - яшьтиләре Рания ханым Садриева. Адель, Сәйдәш, Әмир, Зәмирә исемле матур оныклары бар аның. Егерме яшендә үк авылдашы Мансурга кияүгә чыгып, фермада савымчы булып эшләде. Тормыш иптәшен, каенанасын соңгы юлга озатып, балаларын олы тормышка чыгару хатын-кыздан никадәр көч таләп итә! Балалар барысы да үз урыннарын тапты, Рания ханым исә "дәү әни, дәү әби" сүзләрен ишетү бәхетенә сөенеп туя алмый.
Кызганыч, кемгәдер пар канатлы, кемгәдер ялгыз язмышлар насыйп була шул. Марат Кашапов мәктәпне тәмамлап, шофер һөнәрен үзләштергәч, 19 яшендә армия сафларына алына. Алты ай Белоруссиядә хезмәт иткәч, язмыш аны утлы Әфган сугышына кертә. Әфганстан юлларын узган солдат бүген Кошманда ялгыз гомер итә. 1962 нче елгыларның тагын берсе - Рөстәм Садриев. Төпчек бала - нигез хуҗасы бүген туган нигездә әнисе Саимә апа, тормыш иптәше Розалия ханым, балалары Энҗе һәм Гадел белән яши. Алтын куллы төзүче Рөстәм белән укытучы Розалиянең гаилә коруларына быел 25 ел тула. Аларга һәм башка юбилярларга багышлап, бертуган абыйсы Фәргать абый Садриев гармунда өздерде.
Мәктәп хатирәләрен барлаганда
Кызганыч, кичәгә юбилярларның барысы да килә алмады. Кайсылары читтә төпләнеп, туган як белән араны өзгән, кайсылары бүген инде арабызда да юк. Әмма алар бәхетле - бүген дә беренче укытучылары Сания Халик кызы Нәҗметдиновага рәхмәт әйтә алалар. Ветеран укытучыны җитәкләп сәхнәгә алып менделәр, кичәге укытучыларын сырып алып, тирән рәхмәтләрен җиткерделәр, мәктәп хатирәләрен яңарттылар.
- Сания апа, без инде олыгайдык, ә Сез әле дә үзгәрмәгәнсез: шул ук ягымлы, назлы, әмма бераз таләпчән дә тавышыгыз еллар дәвамында онытылмады. Укырга-язарга, хәреф танырга гына түгел, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга да өйрәттегез, рәхмәтебез чиксез! - диделәр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев