Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак Барс-3” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

Хуҗалык алдынгыларын котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" агрохолдингының механикалаштыру бүлеге начальнигы Эдуард Хөсәенов килгән иде. Җәмгыять директоры Юрий Осипов узган елдагы эшчәнлекләре турында горурланып сөйләде. Моңа кадәр "Гөбенә" исеме белән йөргән җәмгыять оешуга слет узган 31 гыйнвар көнне нәкъ ун ел тулды.

- Әлеге еллар эчендә без сайлаган юлыбызның дөрес икәнлеген дәлилли алдык, - диде район башлыгы. - Бүгенге көндә җәмгыять иген игү, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча да тотрыклы эшли. Районда җитештерелүче сөтнең 40 проценты шушы җәмгыять терлекчеләре өлешенә туры килә. Бездәге барлык хуҗалыклар да сезнең кебек сөт сауса, күрсәткечләребез тагын да яхшырыр иде.


Алдынгы савымчылар Луиза Казакова холдингның алтын күкрәк билгесе, ә Елизавета Бартязова белән Гөлгенә Молчанова көмеш билгесенә лаек булды. Иске Чәчкабтагы филиал савымчылары Наҗия Борһанова белән Алсу Әбүзәрова медальгә лаек булды. Мәлкидәге күпфункцияле үзәктә бәйрәм табыны артында узган слетка 180 алдынгы чакырылган иде, аларныж берсе дә бүләксез калмады.

Җырчылар Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, Иске Чәчкаб кызы Ландыш Хөсәенова, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров бәйрәмгә ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак Барс3” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды