Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ак Барс” холдинг компаниясенең Кайбычтагы җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды

"Ак Барс" холдинг компаниясе 14 мартта "Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыятенең Багай филиалында "2014 елда язгы кыр эшләрен үткәрү буенча бурычлар" дигән исем астында семинар-киңәшмә үткәрде. Ул Олы Кайбыч мәдәният йортында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров катнашында узды.

"Ак Барс" холдинг компаниясе составына кергән агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, шикәр заводлары, элеваторлар, ашлык кабул итү пунктлары директорлары иң элек "Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыятенең Багай филиалы машина- трактор паркына җыелды. Җәмгыять директоры Рифкать Басыйров кунакларны үз эшчәнлекләре, игенчелектә, терлекчелектәге күрсәткечләре белән таныштырды. 2014 елга игенчелек тармагындагы планнары, чәчүлек орлыкның торышы, минераль ашлама белән тәэмин ителеш хакында җәмгыятьнең баш агрономы Рәис Минһаҗиев сөйләп үтте.

Холдинг компаниясе генераль директорының механикалаштыру буенча урынбасары Эдуард Хөсәенов холдинг агрофирмаларындагы техниканың торышына анализ ясады. Рәис Минһаҗиев "Ак Барс Кайбыч- 2" җәмгыятендәге техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру барышын, агулы матдәләр сиптерү агрегатларын әзерләүне машина- трактор паркында күрсәтеп йөрде. Багай филиалы ындыр табагында холдинг кампаниясе генераль директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Илшат Шакиров киңәшмәдә катнашучыларны холдингтагы чәчүлек орлыклар торышына, Рәис Минһаҗиев җәмгыятьтәге орлыкның сортлары, тишелешенә тукталды. Авыл хуҗалыгының үсемлекчелек тармагы ветераны, холдинг кампаниясе генераль директоры киңәшчесе Фирдәвес Минһаҗев чәчүлек орлыкларын агулы матдәләр белән эшкәрткәндә техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклеге, бу эш белән шөгыльләнүче кешеләргә хезмәтләре өчен түләү тәртибен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ак Барс” холдинг компаниясенең Кайбычтагы җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар узды