Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ак халатлы шәфкать ияләре

Кеше өчен сәламәтлектән дә кадерлерәк тагын ни бар икән!? Юкка гына саулыгым-байлыгым димиләр бит. Шулай да сәламәтлекнең кадерен аны югалткач кына аңлый башлыйбыз бугай. Менә шул вакытта инде ак халатлы шәфкать ияләренә - табибларга мөрәҗәгать итәбез. Бәхеткә, хәзер югары медицина технологияләре гамәлгә кертелә, тәэсире югары булган дару препаратлары бар.

Егерменче гасыр тарихка сәламәтлек саклау системасын модернизцияләү чоры, ә 2012 ел авыл ме­диклары күңеленә фельд­шер-акушерлык пунктларын яңарту елы буларак кереп калыр, мөгаен. Азнакайдагы Нефтемаш заводында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары җитештерелә башлады. Республикада совет чорында төзелгән 300 медпунктны өч ел эчендә модульлегә алыштырыга җыеналар. Бу аң­лашыла да, алар авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүнең мөһим звеносы булып кала. Әлеге өлкәдә безнең районда да хәл итәсе проблемалар шактый күп. Барлыгы 36 пункт бар, шуларның унысында телефон юк, берсендә дә суүткәргеч, канализация эшләми. Боларның барысы да, әлбәттә, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына тискәре йогынты ясый. Халыкның эшкә яраклы өлешендә дә үлем-җитем күзәтелә, аеруча кан әйләнеше, яман шеш авырулары, инфаркттан үлүчеләр күп, туберкулез да артуга таба бара. Тар профильле белгечләр булмавы иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Авыл җиренә эшкә кайтучы яшь табибларга федераль бюджеттан миллион сум, республикадан 100 мең сум акча бирсәләр дә, теләк белдерүчеләр бер-ике генә. Икенче мөһим бурыч - сәламәтлек саклау өлкә­сенә заманча мәгълүмати системалар кертү. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, вазифасына керешүенең беренче көннәрендә үк, тармактагы эш торышын өйрәнде, медицина хезмәткәрләре белән очрашты. Ул алар алдына тиз арада хәл ителергә тиешле бурычлар куйды. Алар фельдшер-акушерлык пунктларының материаль-техник базасын ныгыту, медицина җиһазлары белән тәэмин итү, халык арасында профилактик аңлату эш­лә­ре алып бару, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга кагылышлы. Сүз дә юк, болар бер көн эчендә генә хәл ителүче мәсьәләләр тү­гел, әмма боз урыныннан кузгалды. Район үзәк сыр­хауханәсенең кабул итү бүлегендә капиталь ремонт бара, инвалидлар һәм башка мобиль төркемдәге кешеләр сырхауханәгә каршылыксыз үтә алсын өчен республика бюджетыннан финанслар бирелә, Иске Тәр­бит­тә медпункт төзелеше башлана. Кыскасы, медицинага игътибар арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары шәфкать ияләре