Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ак юл сезгә, чыгарылышлар!

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 класс укучылары өчен быел чыгарылыш кичәсе мәдәният йортында үткәрелде. Чөнки мәктәпнең үзендә тулы куәткә капиталь ремонт эшләре алып барыла. Берсеннән-берсе матур күлмәкләр,чәчләренә купшы прическалар ясаткан кызлар, җитди костюмнардагы егетләрнең барысы да шат.

Аларның шатлыгын уртаклашырга укытучылары, ата-аналары да килгән иде. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгарылышларга алдагы тормышларында уңышлар теләде һәм:

- Сез - Кайбычның киләчәге. Кая гына барсагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, сезне уңышлар көтеп торсын. Югары уку йортларында, техникумнарда белем алгач, туган ягыгызга кайтыгыз. Барыгыз да безнең өчен кадерле, киләчәктә Кайбычыбызның данын бергәләп күтәрик. Мәктәп еллары күңелләрдә озак саклана ул, - диде.

Быел 11 классны 48 укучы тәмамлый. Алар арасыннан Алсу Шакирова белән Раилә Бәдретдинова уку йортын алтын, Булат Мусин белән Дмитрий Шоркин көмеш медальгә лаек булган. Укучыларга медальләрне һәм аттестатларны мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тапшырды. Класс җитәкчеләре Ләлә Гарәфетдинова белән Роза Насыйбуллина тантананы һәр укучыга иҗади якын килеп әзерләгән. Укытучыларның да, ата-аналарның да теләге бер: укучылар тормышта лаеклы урыннарын тапсын, чын кеше булып калсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе