Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алар мәктәпкә бара!

8 августта Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Мин мәктәпкә барам!" дигән чара үтте.

"Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү педагогы оештырган дәрескә быел беренче сыйныфка укырга керүче сабыйлар һәм аларның сыйныф җитәкчесе чакырылган иде. Уен рәвешендә бер-берсе белән танышкач, булачак укучыларның фикерләү сәләтен, җитезлеген тикшерү өчен биремнәр үтәделәр. Әңгәмә барышында балаларның осталыгы да ачыкланды. Дәрес башында оялып, тартынып торсалар да, алар тиз арада уртак тел табып, бердәм коллективка тупландылар. Бүләкләр алгач, шатланып, күтәренке кәеф һәм тизрәк мәктәпкә укырга бару теләге белән өйләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәпкә