Атлар чаба Кайбыч болыннарында
Атка булган мәхәббәт халкыбызның канына сеңгән ул. Ата-бабалардан ук мирас булып калган ат бүген дә күпләрнең аерылгысыз юлдашы.
Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге парк янындагы ипподромда узачак ат ярышлары, тоташ яңгырлар яву сәбәпле, бераз кичектерелеп торган иде. Инде 24 сентябрьнең аяз иртәсендә яңгыр яумас, дигән ышаныч булса да, табигать барыбер үзенекен итте: төшкә кадәр бертуктамыйча сибәләп торды. Ярышка килүчеләр кайсы кая ышыкланган, ә магнитофон тасмасыннан җыр яңгырый: "Тукта, яңгыр, тукта, яума әле". Мәлки кулланучылар җәмгыяте кайнар чәй, коймак, шашлык, башка тәм-том белән сәүдә итте. Болытлар бераз таралгач, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ярышның башлануы турында игълан итте:
- Безнең бүгенге ат ярышы "Бердәм Россия" Бөтенроссия партиясенең Мәскәүдә уза торган съезды белән бер көнгә туры килде. Бәйге үзе дә шушы партиянең Кайбычтагы җирле бүлеге призына үткәрелә, - диде һәм җайдаклар белән таныштырды. Ярышка килүчеләрнең географиясе киң: Балтач, Апас, Буа, Кайбыч, "Ялкын" җәмгыяте атлары, Чувашия Республикасының Комсомол районыннан да бер чабышкы бар. Бу ярышта барлыгы 11 ат катнашты. Ул башта гади атлар, аннан соң нәселле атлар арасында үткәрелде. Шуңа да ике кубок уйнатылды, ярышның гомуми приз фонды 40 мең сум иде. Ниһаять, старт бирелде. "Заволжье" агрофирмасыннан Илназ Әскәров "Орлик" кушаматлы атта, "Гөбенә"дән Евгений Таймасов "Вулкан"ында, Федор Петров "Чайка"сында, Балтачның Татарстан хуҗалыгыннан Марсель Шәфигуллин "Пегас"ында чапты. Кайсы беренче килер икән?! Балтачның атчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыгыннан килгән ат башкаларны сизелерлек артта калдырды. Икенче булып Илназ Әскәров, аннан соң Федор Петров аты килде. Нәселле атларда "Гөбенә"дән Владимир Блинов, Балтачның "Татарстан" хуҗалыгыннан Рафис Сәмигуллин, Апастан Айрат Тимершин, Буа эчке эшләр бүлеге исеменнән Дилә Галимҗанова, Комсомол районыннан Петр Павлов, Олы Кайбычтагы "Олимп" спорт комплексыннан Евгений Комлев, "Ялкын" җәмгыятеннән Владимир (фамилиясен белмичә калдык) исемле егет төп кубок өчен ярышты. Нәтиҗәдә, Дилә Галимҗанова иярләгән "Геральдика" финиш сызыгын беренче узды. "Олимп"ның "Зефир"ы икенче, Балтачның "Зверобой" кушаматлы аты өченче килде. Ярышта катнашучыларга "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Җәүдәт Гаффаров кул куйган Мактау кәгазьләре, акчалата призлар тапшырылды. Шулай итеп, кубокларның берсе Буага, икенчесе Балтачка китте.
- Бу кубок күчмә кубоктыр ич? - дип сорап куйды районыбызда спортны үстерүгә саллы өлеш кертүче Рамил Закиров район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевтан.
Димәк, гадәттә милли бәйрәмебез Сабантуйлары вакытында гына үтә торган ат чабышларын аннан соң да зурлап үткәрүне традициягә кертергә теләк белдерәләр. Бу мактауга лаек күренеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев