Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Автоузышчылар Кайбычка килде

30 июньдә районга "Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте" җәмәгать оешмасының инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау автоузышуында катнашучылар төркеме килде.

Барысы да сары футболкалардан киенгән инвалидларны Кайбыч - Югары Ослан районнары чигендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин, РФ Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге хезмәткәре Марат Вә­лиев, Россия эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсенең ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Әхмәтов, Олы Кайбыч мәдәният йорты хезмәткәрләре Рәмзия Биктаһирова, Светлана Зыядиева, Ләйсән Шамилова ипи-тоз белән каршы ал­ды. Аннан алар Олы Кайбычтагы ял паркына юнәлде. Төшке аштан соң үз­ләренең палата лагерен урнаштырдылар.

Кичен автоузышта катнашучы инвалидлар белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашты, тормышлары, биредә ничек урнашулары белән кызыксынды. Алар арасында республикабызның Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чистай, Менделеевск шәһәрләре, Кукмара, Балтач районнары вәкилләре бар. Делегация Ирина Полякова кебек танылган спортчылар, Чулпан Габделганиева кебек иҗат кешеләрен үз эченә ала. "Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте" җәмә­гать оешмасы рәисе, Рос­сия Федерациясенең атказанган тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Фәридә Сафиуллина әй­теп узганча, бу оешмага 1994 елда нигез салынган.

Максатлары - инвалидлар арасында сәламәт яшәү рәвешен, спортның төрле төрләрен пропагандалау, үз оешмаларына башка районнарда яшәүче инвалидларны тарту.

Автоузышта катнашучылар яшьләргә коляскада утыручы инвалидлар уйный торган спорт уеннарының бер төре - бочча уены тәр­ти­бен күрсәт­теләр. Гармунда, балалайкада уйнап, җырлар башкардылар. Коляскада гына утырса да, Балтач кызы Чулпан үзендә яшәүгә көч тапкан. Шигырьләр иҗат итә, инде өч китабы чыккан. Үзенең иҗат җимешләре белән Кайбычтагы яңа дусларын да таныштырды. Чистайдан сукырлар җәм­гыяте җитәкчесе Рифкать Гардиев та шигырьләрен укыды. Аларның берсе дә үзлә­рен физик яктан кимчелекле итеп хис итми, барысы да актив, максатчан. Ярышларда җиңүчеләргә бүләк­ләр дә бирелде. Яшьләр көне дә охшады алар­га. Кайбычта җылы кабул итүлә­ренә рәхмәт белдереп, икенче көнне Апаска юл тоттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстан Республикасы инвалидларының физкультураспорт җәмгыяте”