Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Кайбычта чөгендер алу барышы белән танышты

"Күкнең төбе тишелгәндер", дип сөйләшә авыл агайлары. Быел чөгендер алу тоташтан яуган яңгыр астында баруы, әлбәттә, эшне бермә-бер катлауландыра. Бу хәл район җитәкчелеген генә түгел, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны да борчый.

Чәршәмбе көнне Кайбычка эш визиты белән килгән министрны Федоровское филиалының шикәр чөгендере басуында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, "Ак барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Николай Титов һәм районлагы җәмгыять директорлары каршы алды. Марат Әхмәтов районда шикәр чөгендере алу буенча эшнең барышы, әлеге җәмгыятьтә игелгән шикәр чөгендере мәйданы, алынган һәм калган мәйданнар күләме, һәр гектардан күпме уңыш алынуы белән кызыксынды.

- Мондый һава шартларында булган уңышны да югалтусыз җыеп алуы авыр. Республиканың Иделаръягы зонасы районнарында соңгы арада яңгырларның туктаганы юк. Эш темпы акрын баруы аңлашыла. Әйтик, Зәй якларында явым-төшем азрак, шуңа күрә эш тә тизрәк бара. Кырчылыкта гына түгел, терлекчелек тармагында да кыенлыклар җитәрлек. Шуңа күрә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киләсе елларда ферма тирәләренә юллар салу, сенаж, силос базларын бетоннан эшләтү турында сөйләшү булды. Якын киләчәктә шул планны тормышка ашыру өстендә эшләячәкбез. Авыл хезмәтчәннәренә эшләү өчен шартлар тудырганда гына уңышка йөз тотарга мөмкин, - диде министр.

Шикәр заводлары хәзерге вакытта татлы тамырның пычраклылыгы өчен 16 процент ташлама ясый. Министр әйтүенчә, үстерелгән уңышны тулысынча җыеп алган чөгендер үстерүчеләр табыш алачак.

- Язын шикәр чөгендерен чәчкәндә мул уңыш үстерү теләге белән эшләдек. Теләгебез чынга ашты, биредә һәр гектардан 420 шәр центнер уңыш чыга. Эш темпын арттыру өчен Ходайдан яхшы һава шартлары сорыйсы гына кала, чөнки безнең табигать шартларына каршы торырлык көчебез юк, - диде Николай Титов.

Билгеле булганча, районда татлы тамыр алу буенча эш күләме шактый. Берничә ел дәвамында хезмәт иткән техника да еш сафтан чыга. Шуңа, алдагы елларда республикада авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында да сүз алып баралар.

Министр кайбычлылар башкарган эшләргә уңай бәя бирде, алдагы көннәргә уңышлар теләде һәм сәфәрен Апас районына дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов Кайбычта чөгендер алу барышы белән танышты