Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл клубы: гореф-гадәтләр сагында

Агымдагы елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Татарстанда 46 мәдәният учагы төзү күздә тотыла.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, программага кергән барлык муниципаль берәмлекләрдә дә 1 мартка кадәр төзелеш башланырга тиеш. 35 объектта эш инде бара, шул исәптән - Кайбыч муниципаль районының Колаңгы тимер юл станциясе поселогында да.

Республика җитәкчелеге фикеренчә, нәкъ менә авыл клублары күпмилләтле халкыбызның җәүһәр­ләре, гореф-гадәт­ләрен сакларга, үстерергә мөм­кинлек бирә, шуңа күрә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, яңа балалар бакчаларын сафка бастыру, мәктәпләрне төзекләндерү белән беррәттән, авылларда мәдәният йортлары булдыруны максат итеп куйды. 626 кеше яшәгән, киләчәктә үсеш перспективаларына ия Колаңгы өчен клуб кирәк кенә түгел, һичшиксез кирәк! Төзелеш гыйнварда башланып китте, хәзерге вакытта 15 эшчедән торган бригада кирпечтән стеналар өю белән мәшгуль. Эш барган урында безне участок прорабы Рәиф Гобәев каршылады:

- Төзелеш материалларына кытлык юк, технология таләбен төгәл үтәп, сыйфат югары булсын дип тырышабыз. Ринат Миначев җитәкчелегендәге «Альтаир - I» ҖЧҖе Кайбычта инде беренче ел гына эшләми, үзләрен ышанычлы төзелеш оеш­­ма­сы итеп танытырга өлгерде егетләр.

Төзелешнең шулай тиз алып барылуында кранчыбыз Радик Динмөхәммәтов белән экскаваторчы Шамил Шәрәповның өлеше бәяләп бетергесез. Хәзер оешманың тагын бер бригадасы Ульянковода мәктәп төзекләндерүне башлады, - диде ул.

Күпфункцияле үзәкнең проектын «Татинвестгражданпроект» проектлау институты әзерләгән. Мәлкидәге үзәктән ул бераз аерыла: 200 урынга исәпләнгән тамаша залының мәйданы - 208 квадрат метр, тагын бер үзенчәлеге - инвалидлар өчен алты махсус утыргыч һәм санузел бүлмәсе. Яңа клубта директор бүлмәсе, өс киемнәрен салу һәм артистларга киенү өчен бүлмәләр, китапханә һәм уку заллары да булачак. Шул ук түбә астында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына урамнан аерым ишек каралган.

Колаңгы тарихында мәдәният йортлары мондый купшылыкны хәтерләми дә: Бәли авылындагы бина, ишелеп, күптән яраксыз хәлгә килгәннән соң, ашлык кабул итү пунктының бер бинасын клуб буларак файдаланганнар. Соңгы елларда мәдәни чаралар мәктәпнең спорт залында уза иде. Килешәсездер, мәктәп өчен дә, клуб өчен дә уңайсызрак бу. Авыл халкыннан да бигрәк, яңа бинаны Колаңгы авыл җирлеге үзешчәннәре көтә. Клуб мөдире Наталья Развалова җитәкчелегендәге төркем гыйнвар аенда гына да берничә авылда тамаша күрсәтте. Үзләрендә мәдәният йорты ачылса, мәдәни тормыш тагын да гөрләячәк әле биредә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл клублары” республика программас

2
X