Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Авыл табибы” программасы буенча Кайбычка тагын өч белгеч кайтты

Августта Кайбычка берьюлы өч белгеч - гомуми практика табибы, участок терапевты һәм табиб-методист кайтты. "Авыл табибы" федераль программасы ярдәмендә районда медицина кадрларына булган ихтыяҗ хәл ителә.

Аның нигезендә югары һөнәри белемле 35 яшькә кадәрге яшь табибларга федераль бюджеттан бер миллион сум күләмендә компенсация түләнә һәм ул бер тапкыр гына бирелә. Бердәнбер таләп - авыл сырхауханәсе белән биш елга килешү төзү.

- Программадагы шартлар мине һәм булачак тормыш иптәшем Зөл­фия­не тулысынча канәгать­лән­дерде. Үзем район үзәк сырхауханәсендә табиб-методист, ә ул Зур Подберезьедагы амбулаториягә гомуми практика табибы булып ур­наш­ты. Вакытлыча яшәү өчен фатир бирделәр, охшаса, бәлки, монда озак­карак та калырбыз әле, - ди Алмаз Алиуллин.

Яшь табиб 2010 елда медицина университетының медик-профилактика бүлеген тәмамлаган, интернатура узган. Тумышы белән Апастан.

- Минем вазифага статистика мәгълүматлары, отчет документлары белән эшләү керә, законнардагы үзгә­решләрне дә белеп торырга тиешмен. Без башка районнарда да эш белешкән идек, әмма үзебезгә якынрак урынны сайладык, - диде Алмаз, ни өчен Кайбычка кайтулары турында сорагач.

Участок терапевты Рафил Бәдертдинов та безнең якныкы диярлек - күрше Апас районының Ябалак авылыннан. Яшь белгеч медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлаган, интернатурадан соң авылга кайтырга булган.

- Авыл сырхауханәсендә тәҗрибә туплыйсым килде. Эшкә урнашканчы берничә тапкыр үзәк сырхауханәнең баш табибы белән очраштым, монда педиатр булып эшләүче апам Ләйсәннән дә эш шартлары турында сораштым. Кайбычта әле бер атна гына эшләсәм дә, коллективны яратып өлгердем. Та­биб­лар да, шәфкать туташлары да үз эшләрен яратып башкара. Эш шартлары да яхшы, - дип фикерләре белән уртаклашты Рафил.

Яшь белгечләрне авыруларның җылы мөнәсәбәте, табибларга хөрмәт белән каравы да сокландырган.

- Авыруларның сиңа булган ышанычы, без биргән киңәшләрне төгәл үтәве җаваплылыкны тагын да арттыра кебек. Бу дәвалану процессын да тизләтә, авыру тизрәк савыга, - ди Рафил Рифатович.

Яшь табибларның килешү вакыты узганнан соң да Кайбычта каласыларына ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл табибы” программасы буенча Кайбычка тагын өч белгеч кайтты