Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл туризмы

17 майда Зур Урсак төп мәктәбе базасында район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге район мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрнең физкультура укытучылары катнашында семинар- киңәшмә узды. Ә 1997- 1998 елгы егет- кызлар командалары спортзал шартларында туризм буенча ачык шәхси- команда беренчелегенә ярышта катнашты. Мондый төр ярыш район тарихында әле беренче...

Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов киңәшмәдә мәктәпләрдә футбол, хоккей, баскетбол кебек спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен команда тупларга укучылар саны аз булу проблемасын күтәрде. Шуңа күрә аз комплектлы мәктәпләрдә спортның күп балалар катнашуын таләп итми торган төрләрен сайларга кирәк. Мисал өчен, Зур Урсак, Кече Мәме төп мәктәпләре Тәтеш районының Алабирде мәктәбенә барып, спортзал шартларында спортның туризм төре белән шөгыльләнүләрен карап кайткан. Физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов белән киңәшләшкәннән соң, бу хактагы фикерләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткергәннәр. Зур Урсак, Кече Мәме мәктәпләренең физкультура укытучылары укучылар белән бергә Алабирде мәктәбенә тәҗрибә уртаклашырга барган. Икенче баруларында шул мәктәптә үткәрелгән туризм буенча ярышта катнашканнар, урсаклылар өченче урынны яулап кайткан.

Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштыргач, кызлар бәйгесенә старт бирелде. Бәйгедә Алабирде мәктәбеннән Раилә Шаһиәхмәтова аеруча җитез иде, старттан финишка кадәр араны үтү өчен аңа 2 минут та 14 секунд вакыт кирәк булды. Икенче урынны шул ук мәктәптән Адилә Насыйрова яулады. Зур Урсак мәктәбеннән Альбина Миңнуллина өченче урынга чыкты.

Егетләр арасында барган кискен көрәштә Алабирде мәктәбеннән Рузәл Нигъмәтуллин дистанцияне 1 минут 35 секундта үтте һәм җиңүгә иреште. Шул ук мәктәптән Айназ Габбасов икенче урынны алды. Өченче урынга Зур Урсактан Илнар Абдуллин чыкты. Әлеге ярышта катнашкан егет һәм кызлар спортның барлык төрләрен дә үз итә. Без алар белән район күләмендә үткән төрле спорт ярышларында еш очрашабыз. Кыскасы, алар яшьтән чыныгып үсәләр.

Командалар арасында Алабирде командасы җиңү яулап, күчмә кубокка, Мактау кәгазенә лаек булды. Икенче, өченче урыннар Зур Урсак, Кече Мәме мәктәпләре командаларына бирелде. Шәхси, команда беренчелегендә җиңүчеләргә, призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләрен, истәлекле бүләкләрне Юра Михайлов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физкультура туризм буенча ачык шәхси команда беренчелегенә ярыш