Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл уңганнарга таяна

Җир туендыручыбыз да, сыендыручыбыз да. Халкыбыз гомер-гомергә җир эшкәртеп, иген үстерүчеләргә олы хөрмәт белән караган.

Быелгы ел авыл хезмәт­чәннәре өчен уңай килде. Тырышлык бушка китмәде: кырлардан мул уңыш җыеп алынды. Уртак хез­мәттә игенче- механизаторлар, шоферлар, белгечләрнең саллы өлеше бар. Аеруча югары күр­сәт­кечләргә ирешеп эш­ләгән хезмәт алдынгылары Казан шәһәрендәге "Баскет-холл"да үткән бәй­рәм тантанасында кат­нашты. Алар арасында "Бакчачы" җәмгыяте комбайнчысы Минихәт Дәү­лиев, "Зур Колаңгы" җәм­гыяте тракторчысы Фир­дүс Шаһивәлиев, Закиров исемендәге җәмгыять ме­ханизаторы Мидхәт Алим­­беков та бар иде.

Минихәт Дәүлиев 1992 елдан бирле механизатор булып эшли. Язгы чә­чү чорында "ДТ- 75" тракторында туфракта дым каплау, культивацияләүдә катнашкан. Бөртеклеләрне урып-җыю чорында "ДОН-1500" комбайнына утыра. Ярдәмчесе Илнур Гыйсмәтуллин белән быелгы уракта барлыгы 8916 центнер ашлык суктырган. Урып-җыюдан соң, көзге чәчүгә туфрак әзерләгән, силос салганда базда яшел массаны "ДТ-75" тракторы белән тыгызлап торган.

Фирдүс Шаһивәлиев "Кай­бычагрохимсервис" җәм­гыятенә эшкә 1999 елда килә. "МТЗ- 1221" тракторында чәчүдә дә катнаша, печәнен дә чаба, туңга да сөрә. Быел 215 гектар мәйданда туңга сө­рергә өлгергән инде.

Озак еллар "Сельхозтехника"да эшләп, ул таркалгач, 2005 елда Закиров исемендәге җәмгыятьтә эшли башлаган Мидхәт Алимбеков та чын хезмәт кешесе. Быел җәмгыятьтә һәр терлеккә 50 центнердан артык азык хәзерләнде. Анда Мидхәт аганың да өлеше зур. Ул "По­лесье" комбайнында 603 гектар мәйданда күпьеллыкларны теземнәргә сал­ган, 180 гектарда кукуруз урган. Тырыш хезмәтләре белән алар авыл хуҗалыгы тармагын үсте­рүгә лаеклы өлешләрен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч таннары авыл хезмәт¬чәннәре