Авыл уңганнары белән горурлана
"Гөбенә" агрофирмасында хезмәт кешесенең кадерен беләләр. Узган атнаның шимбәсендә үткән алдынгылар слетында бу аеруча ачык күренде. Слетта 160лап хезмәт алдынгысына сәхнә түрендә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Район, республика күләмендә үткән семинар-киңәшмәләрдә бу агрофирманы башкаларга үрнәк итеп куюларының сере гади: биредә менә дигән итеп эшли беләләр, шуңа да хезмәт күрсәткечләре югары. Сигез ел элек оешкан агрофирма белән аның беренче елларыннан ук идарә итүче Альберт Рәхмәтуллин белгечләр һәм эшчеләрне бергә туплап көчле команда булдырган. "Гөбенә"нең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм алдынгыларны хөрмәтләү слетында "Ак барс" холдинг кампаниясенең генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров та катнашты.
Залда утыручы алдынгыларны иң элек тук башаклар белән бизәлгән сәхнәдә мәктәп укучылары, "Сәүдияр" фольклор ансамбле сәламләде. Туендыручыбыз Җир-Анага мәдхия җырлаган чыгышлардан соң, сүз агрофирма директоры Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Унбиш авылны берләштергән агрофирмада дүрт меңнән артык хезмәт сөючән кеше яши. Биредә җир кадерен беләләр, иң төп байлыклары - 15147 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы, шул исәптән 12401 гектар сөрү җирләре. Оешуларының беренче елларында авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 75 миллион сум табыш алсалар, узган ел ул 300 миллион сумга җиткән. Узган авыл хуҗалыгы елында бөртеклеләрдән 21485 тонна уңыш алганнар, уртача уңдырышлылык һәр гектардан 41, 5 центнер тәшкил итә. Монда шикәр чөгендерен дә үстерә беләләр: аны 27855 тонна җыеп алганнар, һәр гектар 310 центнер уңыш белән шатландырган.
2010 елдагы корылык сабакларын истә тотып, былтыр аны ел ярымга җитәрлек әзерләгәннәр, бер шартлы терлеккә 40 центнер азыклары бар. Терлек азыгы әзерләүдә "Ягуар" комбайнында Владимир Краснов 40 мең тонна яшел масса урып тураткан. Узган ел чит илдә эшләнгән "Макдон" үзйөрешле чапкыч алганнар. Анда Михаил Серебряков, Алексей Якимов уңышлы эшләгән. Ферма терлекләренә 18840 тонна силос, 28207 тонна сенаж, 3980 тонна печән, 6000 тонна салам әзерләнгән.
Авыл хуҗалыгы эшләреннән иң мөһиме үсемлекләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан саклау, дип саный Альберт Илгизәрович. Бу максатларда җәмгыятьтә "Юнипорт" маркалы үзйөрешле химик препаратлар сиптерү агрегаты сатып алганнар. Анда Владимир Орлов һәм Павел Данилов 14000, "ОП- 2000" агрегатында Александр Чарттинов 1650 гектар чәчүлек мәйданына химик матдәләр сиптергән. "Булгар" агрегатында Александр Лукин, Валерий Егоров шикәр чөгендерен эшкәрткән.
Җәмгыятьтә бөртеклеләрне урып-жыю 30 көн эчендә башкарылган. "Мега- КЛАСС" комбайнында уллы-әтиле Альберт һәм Георгий Лазаревлар - 2800 - 2700 әр, Харис Хәбибуллин - 2646 тонна, "Акрос" комбайнында Илья Зыков - 1903, Леонид Батманов - 1700, Радик Газыймҗанов - 1600, "ДОН-1500" комбайнында Леонид Блинов, Александр Туганашев 1400-1200әр тонна ашлык суктырган. Дәүләткә ашлык ташыган шоферлар Илья Федоров, Владислав Малов, Владислав Леонтьев, Рафаэль Биктимеров, Владислав Тимофеев кебек уңганнар адресына җылы сүзләр яңгырады.
Гөбенәлеләр терлекчелектә дә сынатмый. Хәзерге вакытта биредә 5080 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1115 савым сыеры, 1940 дуңгыз, 272 сарык, 132 ат һәм 300 умарта гаиләсе бар. Барлыгы 7000 тонна сөт, 560 тонна ит җитештергәннәр. Савымчылардан Мария Таймасова, Елизавета Бартязова, Венера Бартязова, Раиса Осипова, Нина Бояркина, Луиза Казакова, Галина Митрофанова, Лариса Петухова һәм башкаларның хезмәте мактауга лаек. Ит җитештерүдә Хуҗа Хәсәннән Мария Макарова, Чүти филиалыннан Гөлфия Пиркина, Фәния Тимергалиева, Зур Тәрбиттән Зоя Авакумова, Римма Смирнова югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкән.
Агрофирмада эшчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга да зур игътибар бирелә. 2006-2011 елларда "2013 елга кадәр авылларның социаль үсеше", "Яшь гаилә" Федераль программаларына таянып, 40 гаилә торак йорт төзегән. "Авыл җирендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту" программасы аша алты гаиләгә 3367 мең күләмендә субсидия бирелгән. Агрофирма составындагы авылларда юллар төзү дә дәвам итә.
Николай Титов хезмәт алдынгыларына "Ак барс" холдинг кампаниясе генераль директоры Иван Егоровның кайнар сәламен, котлауларын ирештерде һәм:
- "Гөбенә" республика буенча холдингка караган агрофирмалар арасында алдынгылар сафында атлый, сезнең ирешкән уңышларыгыз, хезмәт сөючән халкыгыз белән горурланып утырдым. Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә үзегезнең лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам. Сезнең моңа мөмкинлекләрегез җитәрлек, иң мөһиме - эшчән халкыгыз бар, - диде.
Николай Леонидович буш кул белән килмәгән: Мәлки филиалы управляющие Федор Семиеновка, Чүтидән мөгезле эре терлекләр фермасы мөдире Миләүшә Нәҗметдиновага, тракторчы Тәүфик Гафуровка, шофер Михаил Воробьевка, терлекче Михаил Андреевка холдинг компаниясенең Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров район башлыгы исеменнән барлык хезмәтченнәрне бәйрәм, хезмәт уңышлары белән котлады һәм савымчылар Гөлнур Хәмәтшина, Венера Бартязова һәм Раиса Осиповага район башлыгының Мактау кәгазен, умартачы Николай Урусов, тракторчы Ядкарь Шәмсетдинов һәм Николай Таймасовка Рәхмәт хатларын тапшырды.
Казан шәһәреннән килгән артист Аграфена Васильева, җырчылар Вадим Захаров, Оксана Дмитриева, Илгиз Хәнәфиев, биюче Шамил Галиев, баянчы Азат Галиевлар чыгышы слетка ямь өстәде. Слетта катнашкан һәр алдынгыга соңыннан күчтәнәч тутырылган пакетлар да өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев