Авыл жирлекләре арасында үтккәрелгән рейтингта кем беренче?
Авыл җирлегенең эшчәнлеге һәрвакыт күз уңында. Бирегә документка, белешмәгә, киңәшкә киләләр. Монда һәркемне тыңлыйлар. Бөтен проблемалар да диярлек шушында хәл ителә. Җирлекнең тормыш-көнкүреше җирле үзидарә органының эшне ни дәрәҗәдә оешкан төстә алып баруына бәйле.
Бөтен нәрсә дә чагыштыруда беленә, диләр. Нәкъ менә шуңа күрә дә Кайбычның барлык авыл җирлекләре арасында рейтинг билгеләнә. Ул муниципаль берәмлек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау максатыннан уздырыла. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ярты ел дәвамында алып барылган рейтинг нәтиҗәләре белән таныштырды.
Бу юлы муниципалитетның унҗиде авыл җирлеге арасында халыкның агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында җыелган барлык кереме, шулай ук бер хуҗалыкка туры килгән керем дә күрсәтелгән. Җыелган баллар буенча Кошман авыл җирлеге беренче урынга чыкты. Әлеге муниципаль орган узган елгы нәтиҗәләр буенча да алдынгы урында иде. Быел Кошман авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барлык кереме 7 438 305 сум тәшкил итә. Ә бер хуҗалыкка исә 32340 сум туры килә.
Икенче урында - Хуҗа Хәсән авыл җирлеге. Ә узган ел алар өченче урында иде. Олы Кайбыч авыл җирлеге дүртенче урыннан өченчегә күтәрелгән. Ә менә Чүтигә ни булгандыр?! Бу авыл җирлеге, лидерлар рәтеннән төшеп калып, сигезенче урынга тәгәрәгән.
- Беренче урынга ничек чыктыгыз? Планканы тотасы кыен түгелме? - дип сорыйм Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинадан.
- Авыл җирлекләре арасында беренче урынга чыга алу - муниципаль берәмлекнең һәм халкының уртак хезмәте нәтиҗәсе. Ел йомгаклары буенча авыл җирлекләре эшчәнлегенә 15 күрсәткеч буенча бәя бирелде. Төзелеш, хуҗалыклардагы терлек саны, балалар туу, иң беренче чиратта - халыкка, ә инде салымнар, тотылган су өчен акча җыю авыл җирлеге хезмәткәрләренә бәйле. Рейтингның төп күрсәткечен халыкның кереме тәшкил итә. Ул исә шәхси хуҗалыкларның ит, сөт, бәрәңге, бал, шәхси хезмәтләр күрсәтүдән, әйтик, бакча сукалау, товар алып кайту, төзелеш эшләре алып барудан кергән акчасыннан җыела. Безнең авыл җирлеге халыкка төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Әгәр дә сөт җыеп тапшыру тиешле дәрәҗәдә оештырылмаса, халык сыер асрарга атлыгып тормаячак. Мондый мисаллар кайбер авыл җирлекләрендә инде бар. Көтүне оештыруга да зур игътибар бирергә тырышабыз. Иртә язда, бөтен авылны җыеп, көтү мәсьәләсен бар нечкәлекләренә кадәр тикшерәбез. Көтүдәге үгезләрне, шулай ук көтү чиратын контрольдә тотарга да җаваплы кешеләр билгеләнә. Үгезләрне карап торучыларга килешү нигезендә аерым акча түлибез. Акчаны шулай ук җаваплы кешеләр җыя. Сүз уңаеннан, Кошманда көтүләр икәү. Үгезләрне исә Бортастан үзем алып кайттым. Болардан тыш, бик күп аңлату эшләре алып барабыз. Кредитлар алырга ярдәм итәбез. Бездә кредит алучылар шактый, - диде Лилия Сафина.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев: - Кредитларны сирәк алучы авыл җирлекләре рейтингта соңгы урында бара. Кошман халкы исә кредитларны моннан ун ел элек ничек алган булса, бу юнәлештә активлыклары тамчы да кимемәде. Кошман халкы, гомумән, активлыгы, алдан күрүчәнлеге белән аерылып тора. Ә рейтингта алдынгы урынга чыгу халыкка алга таба эшләргә тагын да зур этәргеч бирә. Аның нәтиҗәләре, билгеле инде, объектив һәм субъектив факторлардан тора. Бу урында Надеждино авыл җирлеген мисалга китереп узасым килә. Әлеге авыл халкы сыерны элек-электән күп асрады. Тик анда сөт җыю тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган иде. Быел исә уртак тырышлык белән бу мәсьәләне, ниһаять, хәл иттек.
Авыл җирлекләренең эшчәнлегенә нәтиҗә ясаганда без мөмкин кадәр объектив булырга тырышабыз. Керемнәрне исәпләүдән тыш, авыл халкының активлыгын - спорт чараларында ни дәрәҗәдә актив катнашуын да исәпкә алабыз. Иң яхшыларны, әлбәттә инде, бүләклибез дә.
Авыл җирлекләре рейтингы белән һәркем таныша ала: аның баннеры муниципаль районның рәсми порталына урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев