Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыллар чисталыгын бергәләп кайгыртабыз

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район Советы һәм башкарма комитетның бүлек начальниклары, җаваплы хезмәтләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде.

Әлеге киңәшмәдә төп басым муниципаль берәмлек территориясендә шимбә һәм якшәмбе өмәләре үткәрүгә ясалды. Санитар-экологик икеайлыкның беренче ае төгәлләнеп килүгә дә карамастан, кайбер авыл җирлекләрендә чисталыкка әһәмият биреп бетермиләр әле. Мәсәлән, Бәрлебашында кибет, клуб территориясе чүп-чар оясына әйләнгән, йорт тирәсен җыештырмаучылар да бар. Оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары үзләренә беркетелгән участокларны тиешенчә чистартып чыкты. Ул участокларны, контейнер тирәләрен даими җыештырып торырга, чүп үләннәрен чабарга кирәк. Административ комиссиягә дә эш өстәлеп кенә тора, чөнки йорт тирәсенә төзелеш материаллары өю гадәтеннән һаман да арына алмаучылар бар. Административ территорияне яшелләндерү программасы кысаларында агачлар, куаклар утырту да дәвам итәчәк. Барлык хезмәт коллективларына да үз территорияләренә чәчәкләр утырту бурычы куелды. Барлык авыл җирлекләрендә дә көтү оештыру мөһим, терлекләрнең теләсә кайда йөрүенә юл куелырга тиеш түгел. Авыл, урам, елга-күл буйларындагы чисталык өчен барыбыз да җаваплы. Бакчалар шау чәчәккә күмелсен, елгаларда балыклар йөзсен, урманнарда кошлар сайрасын өчен табигатьне бергәләп саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Авыллар чисталыгы

2
X