Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бала гомеренә никләр генә кул сузалар?

Бер-берсенә терәлеп үк диярлек утырган Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә февраль аенда ике кечкенә кызны җәберләп көчләүләре бөтен Татарстанны тетрәндерде.

Яр Чаллыда сигез яшьлек Василиса Галицына 2 февраль көнне мәктәптән кайту юлында югала. Кызны эзләүгә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре генә түгел, ә киң җәмәгатьчелек җәлеп ителә. Чит кеше хәсрәтенә, бигрәк тә, бер ваемсыз бала язмышына битараф калмаган бөтен Чаллы халкы купты аны эзләүгә. Ә сабый гомерен өзгән җинаятьче эзләү барышын шул вакытта телевизордан күзәтеп яткан, эзенә төшмәсеннәр, дип, машинасындагы аерым билгеләрне дә үзгәрткән. 6 февраль көнне генә шәһәрдән 73 чакрым ераклыкта Сарман һәм Зәй районнары белән чиктәш юл буенда табып алалар кызның гәүдәсен. Озак та үтмәде, Алабугада шундый хәл күзәтелде. Җинаятьче нәни корбанын мәктәптән ерак булмаган урында эләктереп алган, үзенең кара эшеннән соң, аны салкын кар өстендә үләргә калдырган. Бәхеткә, кызны көнендә табып алалар, әмма аяк-куллары бик нык өшегән була. Кызның гомерен саклап калу өчен Казан врачлары әле хәзер дә көрәшә.

Җан әрнеткеч мондый вакыйгалар җәмгыятебездә еш очрый башлады түгелме соң? Россиянең башка төбәкләрендә дә балигъ булмаган балаларга карата көч куллану очраклары күзәтелә, чит илгә уллыкка-кызлыкка алынган балаларны кыерсытулары, үтерүләре хакында да гел ишетәбез. Аңлап та, аклап та булмый мондый вәхшилекне, күңел ышанмый. Әмма бер ни эшләп тә булмый, бу- чынбарлыгыбыз.

Татарстан Президенты, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге күңелсез вакыйгалар уңаеннан, Татарстанның барлык шәһәр һәм авыллары мәктәп­ләрендә укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча тиз арада чаралар күрү өчен район башлыкларына боерык бирде. Альберт Рәхмәтуллин урынбасарлары белән үткәргән чираттан тыш экстрен җыелышта бүгенге көндә балаларның иминлеген тәэмин итүдә ата-аналар, мәктәп, хакимият органнарының бер дәрәҗәдә җаваплы булуларына тукталды. Шуның яктылыгында 22 февральдә барлык мәктәпләрдә ата-аналар, укучылар, башкарма комитет, район Советы, полиция хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында җыелышлар узды. Федоровскоедагы җыелышта, мәсәлән, полициянең участок уполномоченные Александр Воробьев, башкарма комитет җи­тәк­чесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова катнашты. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Данохан Гыйсмәтуллина алып барган җыелышта яңгыраган төп фикер: балаларның иминлеген кайгырту - уртак бурыч. Бездә дә шундый күңелсез хәлләр булмасын өчен башлангыч классларда укучыларны мәктәпкә озату, каршы алу өчен туганнары арасыннан берәр кешене билгеләү, кичке сәгатьләрдә уза торган түгәрәкләрне якты вакытта уздыру, бала дәрескә килмәгән очракта тиз арада ата-анасы, ә вакытында өйгә кайтмаса, укытучысы белән элемтәгә керергә кирәк. Моның өчен кәрәзле телефоннар һәрберебездә бар. Балага таныш булмаган кеше белән аралашмаска, аның кулыннан әйбер алмаска, машинасына утырып китәргә ярамаганлыгын да аңлату зарур. Көн саен улың, кызың белән күзгә-күз карап сөйләшү, аны ниләр борчуы турында сорашу да комаучауламас. Яшүсмерләрнең кичке сәгать уннан соң урамда йөрүләренә дә юл куймаска кирәк. Кыскасы, барыбыздан да уяулык сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала гомере

2
X