Балачак – баллы чак
Ямьле җәйнең беренче көнендә ел саен халыкара күләмдә балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу 1950 елдан бирле шулай.
Бәхетле балачак мизгелләре кеше күңелендә мәңгелек матур хатирә булып озак саклана. Сугыш чоры балаларының ачлы-туклы яшәгәнлеген өлкәннәр сөйләвеннән ишетеп, китаплардан укып кына белгән буын өчен барлык шартлар да бар хәзер. Алар өчен балалар бакчалары, мәктәпләр, төрле уку йортларының ишекләре ачык, тамаклары тук, өсләре бөтен. Яшь буын турында хөкүмәт дәрәҗәсендә кайгырталар. Аларны наркомания, тәмәке тарту кебек заман чирләреннән саклап калу, балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү, спортка, сәнгатькә тарту буенча максатчан эш алып барыла.
Шулай да яшәешебезнең мәгънәсе, тормышыбыз чәчәкләре булган балаларны кемнәрдән якларга һәм сакларга соң? Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы буларак, миңа сабыйларны, үсмерләрне чыннан да яклаган очраклар белән күп очрашырга туры килә. Шунысы гаҗәп, еш кына аларны ата-аналарыннан яклыйлар. Исерек әти, исерек әниләр- комиссиянең даими "кунаклары". Кәеф-сафа корырга яратучыларның үз балаларында гаме булмый шул.
Аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйсы, сәламәтлеген, мәктәптә тиешенчә белем алуын кайгыртасы урынга, еш кына язмыш кочагына ташлыйлар. 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр 48 ата-ана эчкечелектән дәваланырга җибәрелде, шуларның күпчелеге - хатын-кызлар. Алар дәваланганда, балалары вакытлыча Чүпрәледәге "Җылы йорт" приютына, Казандагы балалар йортларына урнаштырылды. Тиешле тәрбия булмау сәбәпле, сәламәтлекләре какшаган сабыйларны Казандагы дәвалау учреждениеләренә җибәрүдә дә балаларны яклаучы комиссиянең бай тәҗрибәсе бар. Аз керемле, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләрдә үсүчеләр, ятимнәр, чит гаиләгә тәрбиягә алынган балаларга - аерым игътибар. Ял йортларына, лагерьларга җибәргәндә, өстенлек иң элек аларга бирелә. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе дә очын-очка ялгап яшәүче гаиләләргә зур ярдәм. Бүгенгедәй матур тормышта балаларга бәхетле балачак бүләк итү без, зурларның, бурычы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев