Балалар сәнгать мәктәбе матурайды
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар 1 сентябрьне капиталь ремонт ясалган бинада каршы алды.
Сәнгать мәктәбенең тышкы ягы яңартылган, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, эчке ремонт эшләре башкарылган, санузел бар. Яшь талантларга чыгыш ясау өчен ике залга сәхнә куелган. Музыка классларында парталар күп түгел, чөнки һәр бала белән дәрестә аерым шөгыльләнергә туры килә. Бинаның икенче катында "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге түгәрәкләре, "Әкият" курчак театры, "Яшь эколог" һәм драма түгәрәге өчен бүлмәләр бар. Залларда һәм коридорда түшәм биегрәк, яктылык күбрәк, дигән тәэсир кала. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ремонт эшләрен алып барган төзүчеләргә рәхмәтен белдерде һәм "Вика" җаваплылыгы чикле җәмгыять директоры Фәнис Хәйруллинга, участок начальнигы Рөстәм Сөнгатуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Ремонт эшләре сыйфатлы башкарылган. Хәзер укытучыларга мәктәпне үрнәк итеп саклыйсы кала. Сәнгать мәктәбе зур, талантлы балаларны иҗатка тарту өчен мөмкинлекләр бар, хәзер эшне нәтиҗәсе булырлык итеп оештырырга кирәк. Укытучыларның бурычы: үзләренең интеллектуаль дәрәҗәләрен күтәреп, киңкырлы шәхес тәрбияләү. Барыгызга да бу авыр, ләкин мактаулы эшегездә уңышлар телим, - диде район башлыгы.
Сәнгать мәктәбендә баян, фортепиано, хореография бүлекләре бар, театр бүлеге ачу планлаштырыла. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 113 бала шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев