Бер булсын, берәгәйле булсын
Һәр ир кеше үз гомерендә йорт салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә бурычлы булуын барыбыз да белә.
Билгеле, ул эшләрне яшьлек чорында ук башкарырга кирәк, шулай булганда тырыш хезмәтнең җимешләрен өлкән яшьтә татырга насыйп булыр. Ә яшьлек еллары кырыс кырыгынчы елларга туры килсә? Ил өстенә килгән кайгы илдәге тынычлыкны "шәхси бәхет"тән өстен куйса? Ватан бәйсезлеген яклап, дошманны үз өненә кадәр куып барганда кем генә үз бәхете, туган йортын, гаиләсен кайгыртты икән? Сугыш афәте артта калып, үзләрен кайгыртыр чак җиткәндә бүгенге көн таләпләренә туры китереп, заманча йортлар төзергә мөмкинлекләр чамалы булгандыр шул... Шуңа да Ватан сакчылары, Бөек Ватан сугышы ветераннары узган гасырның 50-60нчы елларында ук төзелгән ярымҗимерек йортларында яши бирде. Каһарманнар барлык уңайлыклары тудырылган иркен, якты яңа йортларга күченеп яши башлый, дигәндә генә, хәл ителәсе мәсьәләләр күп булуы ачыкланды. Югыйсә, дәүләттән әлеге программаны тормышка ашыру өчен вакыт та, матди чаралар да җитәрлек бирелде. Авылда яшәүче ветераннарның бер өлеше, авыл җирлегендә йорт төзеттерүдән баш тартып, шәһәрләрдә икенчел базардан фатир сатып алу ягын карады. Икенче өлеше туган туфракны ташлап китәсе килмичә, авыл җирендә төзелгән йортларга күченде, тик суы, газы кермәгән, уңайлыклары булмаган иске җимерек йортларда яшәп калучылар да юк түгел. Торак шартларын яхшырту программасына кергән ихтирамга лаек кешеләребезнең барысы да үз районыбызда яңа йортларда яшәп калса, төбәгебездә ветераннар поселогы барлыкка килер иде. Әмма ветераннарны һәм аларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә салынган йортларда да четрекле хәлләр тууын еш ишетергә туры килә. Дәүләт инвестиция-төзелеш идарәсенең әйдәүче белгече Сергей Харьков безнең районда ветераннар яшәүче 25 шундый йортта кимчелекләр артык булмавын һәм аларны тиз арада хәл итәчәкләрен ассызыклады. Мөрәле һәм Бәрлебашында "Султан" подрядчы җәмгыяте тарафыннан төзелүче ике йортның сыйфатында хилафлыклар күзгә ташланырлык. Шимбә көнне объектлар буенча эш сәфәре кысаларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин төзелеш нормалары үтәлмәвенә үзе инанды. Шушы авылларның авыл җирлекләре башлыклары Ренат Зиннәтуллин белән Мөслимә Гыйззәтуллинага, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтовка төзелешне даими контрольдә тоту һәм кыска вакыт эчендә җитешсезлекләрне бетерү бурычын куйды. Яңа йортның хуҗабикәсе - тол калган Сәлимә Габитованың улы Рафис белән аралашканда Альберт Илгизәрович төзелеш белән кызыксынудан тартынмауларын, борчыган сораулар булса, туры үзенә мөрәҗәгать итүләрен сорады. Мәлки авылында яшәүче ветеран белән шундый элемтә урнаштыру эшкә бары тик файда гына китерүен искә алды. Район башлыгы Бәрлебашы авылында сугыш ветераны Иван Матренинның улы Владимир яшәячәк йорт төзелешендәге җитешсезлекләргә күрсәтеп, эшнең сыйфатына игътибарны арттыруларын тәкъдим итте. Әлеге йортлар 9 майга кадәр үз хуҗаларын кабул итәргә әзер булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев