Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә сугыш ветераннары өчен махсус палатада уңайлыклар тудырыла

Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палата күптән ачылган иде инде. Узган ел үткәрелгән капиталь ремонттан соң ул палата тагын да матурланып китте, уңайлыклары да артты.

Әле шушы көннәрдә генә без "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина белән сырхауханәдәге шул палатаны карарга, анда дәваланучы ветераннар белән очрашырга дип барган идек. Әмма палата буш булып чыкты, әлегә анда дәваланучы ветераннар юк иде. Баш врач Газимагомед Магомедов әйтеп узганча, ветераннар сәламәтлеге турында кайгырту алар өчен иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Участок врачлары сугыш ветераннарының өйләренә барып та медицина ярдәме күрсәтә.

- Бу палатада ветераннар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен өчен без барысын да эшлибез. Аларга тагын да уңайлырак булсын дип йомшак кәнәфи, кием шкафы, кәрәзле телефон сатып алырга телибез. Кроватьларны тәгәрмәчлесенә алыштырабыз, кирәк чакта аларны үзеңә уңайлы итеп көйләргә дә мөмкин, - диде Газимагомед Магомедов. - Быел терапия бүлегендә ремонт үткәрергә җыенабыз. Анда сугыш ветераннары өчен ике кешелек тагын бер палата булачак. Ул палатада душ бүлмәсе һәм санузел да каралган. Бу эшкә иганәчеләрне тартырга уйлыйбыз.

Сүзгә партиянең Кайбычтагы лидеры Рушания Лотфуллина кушылды.

- "Бердәм Россия" партиясе, ветераннар турында даими кайгыртып, яңадан-яңа проектлар тәкъдим итә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан тагын бер проектка старт бирелде, - диде ул. "Безнең кадерле ветеран" дип исемләнгән социаль-гуманитар проект Татарстан шәһәр-районнарындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен махсус палаталарның уңайлылыгын арттыруны күздә тота. Ул Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, иминиятләштерү кампаниясе, муниципаль районнар белән берлектә, Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова катнашында үткәрелә.

Проект өч этапта: агымдагы елның апрель-маенда, июнь-декабрендә һәм 2015 елның гыйнвар-маенда уза. Шушы вакыт эчендә палаталарга өстәмә җиһазлар, көнкүреш техникасы сатып алу, ветераннарның ялы һәм саф һавада йөрүе өчен сырхауханә тирәсен төзекләндерү, бу эшкә хәйриячеләрне дә җәлеп итү күздә тотыла. Проектка йомгак республикада Бөек Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының йомгаклау утырышында ясалыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бердәм Россия” партиясе проекты кысаларында Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә сугыш ветераннары өче...